Радио һәм телевидение яңалыклары
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”
Яз кояшына сөенергә дә өлгермәдек, кабат кыш җитте. Көньяк циклон республикага юеш кар һәм буран алып килде. Болай булса, быелгы җәйдән дә әллә ни өмет итәсе түгел, ди синоптиклар.
Казан дүшәмбе иртәсен “бөке”ләр белән каршы алды. Башкалада транспорт хәрәкәте бик нык авырлашты. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, шәһәр халкы иртән эшкә ашыккан вакытта юллардагы “бөке”ләр ун баллга җиткән. Казанга керү юлларының берсендә берьюлы уннан артык машина бәрелешкән. Очкычларга да буран басылганны көтәргә туры килде. ЮХИДИ вәкилләре һава торышы яхшырганчы ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Кышкы тәгәрмәчләрне ашыгып җәйгесенә алмаштырмаска да кушканнар. Моның өчен һава торышы бер атна дәвамында 5-7 градус җылы булырга тиеш. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе бүген дә көчле буран турында кисәтте.
Чын яз кайчан җитәр? Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, апрельдә, майда суыклар кабатланачак. Бу буран да соңгысы түгел. “Быел февраль ахырында Афанасий суыклары да, хут суыклары да булмады. Яз иртә башланды. Тик кыш суыклары чигенмәде, алар кире кайтачак. Урман тирәсендәге авылларда яшәүчеләр сыерчыкларны күргән инде. Кошлар килә башлаган, димәк. Сыерчык бураныннан соң тагын ике тапкыр буран көтелә. Бу ел 2002 елга охшап тора. Ул елны март буе җебетеп торды да апрельдә суытты. Июнь аеның яртысына кадәр чын җәй башланмады. Бакчачыларга начар инде. Борыч, томат үсентеләрен утырттык. Тик аларны тиз генә ачык һавага чыгарып булмаячак. Җәйне кышка карап фаразласак, игенчеләргә яхшы ел көтелә. Гыйнварның икенче яртысы буе диярлек көннәр суык торды. Димәк, сабан ашлыклары кояшта өлгерәчәк. Тик урып-җыю өчкә-дүрткә бүленмәгәе. Быелгы җәй бик матур килер төсле иде, болай булгач, күңелгә бер дә ятмый әле”, – ди Әмир Шәрәфиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев