Хакимлек арканын тартышканда
Үткән атна уртасында Венесуэла дөнья яңалыклары тасмасында төп темага әверелде. Илдә бер төркем офицерларның уңышсыз хәрби түнтәрелешеннән соң, хәлләр кискенләште: гыйсъянчылык дәрте урамнарга бәреп чыкты. Ил парламенты җитәкчесе Хуан Гуайдо үзен вакытлыча президент итеп игълан итте һәм гамәлдәге президент Мадуро белән хакимият арканын тартыша башлады.
Беренче мәлдә Мадуро, арканны нык тотарга ниятләп, Гуайдоны кулга алырга әмер дә биреп ташлаган иде. Әмма илнең югары хәрби җитәкчелеге яклауга карамастан, рәсми хакимлек иясен көч ташлап китә башлады. Хәзер үз илендә чолганышта калган лидер оппозиция юлбашчысы белән теләсә нинди шартларда сөйләшүләр өстәле янына утырырга әзер икәнлеген белдерә, тегесе колак салмый. АКШ, Европа илләре, Израиль һәм Австралия кебек илләр җитәкчеләре тәртәгә типкән фетнә лидерын илбашы итеп тануларын белдерделәр.
Мәскәү Венесуэлага бөтен Россия мәгарифен һәм сәламәтлек саклау өлкәсен финанслаганнан соң да артып калырлык акча тыкты, хәзер инде чигенергә юл калмады. Сүз халкы хәерчелекнең соңгы чигенә җиткән, инфляция миллион җиде йөз мең проценттан ашып, кәгазь акча бәдрәф кәгазеннән дә арзангарак калган ил турында барса да, Венесуэланың дөньядагы иң зур нефть запасы өстендә утыруын онытырга ярамый. Президент Мадуро ятьмәгә төшкән кыр кәҗәсе кебек чәбәләнгәндә, Көнбатыш лидерлары акрын гына аның тыны бетеп егылганын көтеп, ятьмә җебен тарткалап торалар. Гамәлдәге режим соңгы сулышын алу белән, илнең нефть табагы янына АКШ эшкуарлары үз технологияләре белән килеп утырачак һәм ”кара алтын” суырту кызу темплар белән үсә башлаячак. Кремль менә шуңа юл куймаска тартыша. Чит ил матбугаты, Мадуроны сакларга ялланган дүрт йөз россияле сугышчы килде, дип шаулый, Мәскәү гадәттәгечә бу фактны кире кага.
Оппозиция исә, Көнбатышта эшләнгән сәяси технологияләрнең яңаларын кулланырга тырышып, төсле революцияне җиренә җиткерергә омтыла. Дүшәмбегә каршы төндә (бездә төн булган сәгатьләрдә) фетнәчеләрнең армиянең урта һәм кече командирларын үз якларына аудару максатыннан сөйләшүләр алып баруы мәгълүм булды. Вакыт Мадуро файдасына эшләми кебек, Венесуэла социализмы, бөлгенлеккә төшкән халыкның ярсулы адымнары астында калып җирләнергә охшаган. Россиягә, мөгаен, үзенең аз санлы аркадашларының берсеннән колак кагарга һәм үз халкы авызыннан өзеп Латин Америкасына илтеп тыккан миллиардларны югалту белән килешергә туры килер.
Рәшит Фәтхрахманов
Картинадан буш кыса калган
Даһи әйберләрнең һәммәсе – гап-гади. Мәскәүнең Третьяков галереясында күргәзмәдән атаклы урыс рәссамы Архип Куинджиның (Россия империясендә туган грек) картинасын урлаулары турында хәбәрне ишеткәч, кайсыдыр бер акыл иясе әйткән әнә шул сүзләр кылт итеп искә төште.
Соң, угры, музей хезмәткәре кыяфәтен китереп, иминиятләштерү бәясе генә дә 12 миллион сум торган картинаны бөтен халык алдында кысасыннан салдырсын да тыныч кына алып чыгып китсен әле! Шулай итеп, үзен Росгвардия хезмәткәрләре саклаган Третьяков галереясы, дөресрәге, Санкт-Петербургның Рус музее (картина Мәскәүгә күргәзмәгә генә китерелгән булган) Кырымның Ай-Петри тавы сурәтләнгән “Ай-Петри. Крым” картинасыннан (1908 елда иҗат ителгән дип санала) мәхрүм калган. Алтын бәһасенә тиң пейзаж сурәтенә күңеле төшкән адәмгә шикләнеп тә караучы кеше табылмаган хәтта.
Кибеттән дә әнә шулай бик җиңел генә әйбер урлап чыгып булмыйдыр бит инде хәзер. Сак хезмәткәрләре, камералар “озын куллы”ларны эләктерергә генә тора лабаса! Кайвакыт бу сакчыларның юк-бар гына әйбер өчен түләргә онытып җибәргән әби-бабайларга хәтта кул күтәргән очракларын да беләбез. Музей – кибет түгел. Бер картина гына да миллионнарча доллар белән бәяләнгән урын бит бу. Әмма музейда йөргәндә, кайвакыт, йокымсырап утырган “смотритель” әбиләрдән ни файда икән, дип уйлап куючылар арабызда да бардыр. Ә инде Третьяков галереясында залга күз-колак булып торучылар бөтенләй дә йоклап киткәннәрдер, юкса угрыны музей хезмәткәреннән аера алган булырлар иде... Җитмәсә, музей каракларының эзенә төшү дә бик авыр икән әле. Соңгы дистә ел эчендә дистәләрчә шундый җинаятьнең нибары икесе генә ачылган. Урланган бәһасез экспонатларның кайда ятуын беркем белми. Печән өеменнән энәне дә табып алу мөмкинлеге биргән югары технологияләр заманында!
Ә инде караклык сәбәбенә килгәндә, теге бәндә, башы китеп, Ай-Петри таулары сурәтләнгән картинаны сәяси максаттан да урлаган булырга мөмкин. Кечкенә генә рәсемдә сурәтләнгән Кырымнан гына булса да коры калдырыйм әле бу юлы үзегезне, дип.
Валентина Семенова
Чиле-пешле чикләр
Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкалабызның баш архитекторы: “Бүген Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм ЮНЕСКО материалларында Казан Кремленең буфер зонасы чикләрендәге аермалыклар проблемасы бар. Бу исә кабул ителә торган карарларның объективлыгына йогынты ясый, чөнки әлеге документларда чикләр бер-берсеннән тамырдан аерыла”, – дип белдерде.
Шул сәбәпле, Казан Кремленең чикләренә аныклык кертергә һәм аның әйләнә-тирәсендә буфер зонасы урнаштырырга карар кылдылар. Хәзерге вакытта республика Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты әлеге документларны эшләү буенча техник бирем әзерли икән.
Бу төгәллек бик кирәк. Казан Кремлендә төзелеш яки реставрация эшләре алып бару Бөтендөнья мирасы комитеты белән дә, Россия Мәдәният министрлыгы белән дә килештерүне таләп итә.
Әлеге мәгълүмат белән танышкач, күңелдә кызык кына сораулар туа үзе. Без Кремль зонасын, аның диварларын күреп торабыз бит инде. Тагын нәрсәсен үзгәртерләр икән? Аннан килеп, ЮНЕСКО материалларында нинди баш китәрлек аермалыклар киткән булырга тиеш? Документлар булган материалларга нигезләнеп эшләнмәгәнме икәнни? Күптән түгел генә булган вакыйгалар бит әле.
Шушы чик мәсьәләсе бер танышларымның йорт чикләрен билгеләү мәрәкәләрен искә төшерде. Казан янындагы бер бистәдә алар ул урамга йортны иң соңгылары булып төзеделәр. Өч яктан күршеләре койма корган иде, ә бер яктан – тип-тигез урам. Йортны төзеп тә бетерделәр, яши дә башладылар. Ә менә соңрак кирәге чыкты да, үзләренә тиеш биләмәне рәсмиләштерә алмыйча этләнделәр. ГЛОНАСС күрсәткечләре буенча бер күршеләре ярты метр кергән, икенче яктан икенче күршеләре боларга кергән. Әле ул гына да түгел, “рөхсәтсез-нисез” урамны ничәдер сантиметр “яулап алган“ булып чыктылар. Шул чикләрне тәртипкә салу өчен ике юл бар иде. Берсе – коймаларны күчерергә, икенчесе – күршеләреңнән рөхсәт ала-ала, зур акча түгеп, чикне элеккечә документлаштырырга. Алар, әлбәттә инде, икенче юлны сайлап, ике елга якын азапландылар.
Кремль турында укыгач, рәхәт булып китте. Алар гына түгел икән бит болай интегүче. Хәзер бит авылларда да гомер бакый яшәгән җир кишәрлекләреңнең ниндидер өлеше йә күршеңнеке, йә үзең аларныкын “урлаган” булып чыгасың. Бәлки, игътибар да итмәс идең дә бит, милегеңне сата яки мирас итеп калдыра башласаң, беркая да бара алмыйсың шул.
Гүзәл Әхмәтҗанова
Чибәрләр күп алар...
Узган атна ахырында “Татарстан гүзәле – 2019” бәйгесенең финалы узды. Монда катнашу өчен чыннан да нечкә билле, озын гәүдәле булырга кирәк тә инде. Күп еллар бу бәйгедә катнашкан чибәр кызлар белән аралашкач, алар өчен чараның нинди дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлап була. Ходай биргән чибәр йөзенә тагын берничә кат крем, иннек сөртү генә түгел әле ул. Сәхнәдә матур итеп йөрергә дә кирәк. Кызларны аеруча каушата торган сораулар бирелә торган өлеш тә бар. Менә монысында күпләр ялгышып та куя, кемнәрдер үзе дә сизмәстән акыллы фикерләр җиткерә.
Кызлар бәйгедә матур күлмәкләр белән нәфис билләрен ассызыклыйлар. Ә тамашачы көтеп торган өлеше, кем нәрсә генә дисә дә, су коену киеме белән йөрүләре инде. Аеруча ир-егетләрнең йөрәген урыннан кузгата торган чыгыш бу. Зал нәкъ менә шушы вакытта алкышларга күмелә.
Матурлык бәйгеләре кызларга нәрсә бирә соң? Җиңүче кызлар белән сөйләшкәндә, аларның кайберләре бәйгедән соң популярлашып китәбез, интернетта дуслар арта, ди. Кызлар республика күләмендә узган чараларда катнаша башлый. Күбесен, модель буларак, Россия күләмендәге оешмалар эшкә чакыра. Ә менә чибәр булу җиңел бирелмәгәнен аңлый алар. Гел үзеңнең тышкы кыяфәтеңне кайгыртып торырга кирәк. Артык авырлык та ярамый. Димәк, тәм-том ашау да кысыла. Аның каравы, алар акча эшли.Тик кайберәүләр җиңелүне кичерә алмаска мөмкин. Ел саен берничә кыз, башкалардан аермалы буларак, җиңү шатлыгын кичерә. Быел 19 яшьлек Ралинә Арабова “Татарстан гүзәле – 2019” булды. Ул Казан дәүләт энергетика университетының I курсында белем ала. Тиздән ул Россия күләмендә узучы бәйгедә Татарстан данын яклаячак.
– Балачактан төрле бәйгеләрдә катнаштым. Әмма матурлыкны күрсәтә торганнары аеруча күңелемә якын. Моның кадәр каушаганым юк иде. Мини-мисс булып йөргәләдем. Ә менә Татарстан күләмендә җиңү яулавыма әле дә ышанып бетә алмыйм. Бу җиңү миңа җаваплылык та өсти, – ди Регина.
Фото: http://vatantat.ru/
Гөлгенә ШИҺАПОВА
(“Ватаным Татарстан”, /№ 12, 29.01.2019/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев