Исемнәре телгә алынган партияләрне, хакимият белән күптәнге кодалык сәбәпле, зурдан кубып оппозиция дип атау, мәгълүм ки, шартлы. Аларның беркем юньләп белмәгән кичәге картон кандидатларын – бүгенге губернаторларны Кремль икенче көнне үк бөгәчәк, үзенә йөз процент лояль итәчәк. Шунлыктан Хакасиядә булсын, Владимир өлкәсендә, башка төбәктә булсын, халык теләгән ниндидер күркәм үзгәрешләр көтү – беркатлылык...
Системалы оппозиция. Исеме матур да бит. Тик менә Америка ачасы юк, Россиядәге проблемаларның олы өлеше алдынгы җәмгыятьләр өчен мәҗбүри институт – властьны гөнаһлардан аралап торган чын, классик калыптагы оппозиция юклыкта. Ул урынны ярымаумакай сәяси көчләр биләде. Бер уйлаганда кәмит инде: оппозиция бар да, бер үк вакытта юк та. Материаль дөньядан, физика законнарыннан аңлаешсыз читкә китү, тайпылыш, ниндидер антидөнья. Системалы, имеш. Жириновскиймы? Ярымоппозиция дисәң дә әле арттыру. Ә бәлки чиректер? Кыскасы, җисем бар, исем табармын димә. Тоташ сәерлек. Россия – артык үзенчәлекле, хәтта ки авыру ил булуы сәбәплеме әллә ул?
Чирләр медицинада ике төп категориягә бүленә. Тән сырхаулары (соматик чирләр) һәм җан сырхавы (психик авырулар). Физик сырхаулыкны, гомер озынлыгы буенча Россия дөньяда “почетлы” 116 нчы урында булса да, калдырып торыйк. Рухи сырхаулык. Монысы хәтәррәк. Рус классиклары “юләрләр иле” дип атаган ил тулысы белән олы бер психик клиника, “алтынчы палата” түгел, әлбәттә. Әмма телен тешләгән юаш һәм бераз миңгерәү гавам, аннан ничек теләсә – шулай файдаланган хакимият, ул гелдән-гел оештырып торган мантыйксызлыклар (пенсия реформасы – әлегә соңгысы) дигәндә безгә тиңнәр аз...
Җәмгыять реаль оппозиция тудыра алмауда власть, сүз дә юк, гаепле. Тик ул гынамы? Биредәге халык россиялеләр дип аталганда, хакимнәр оппозициясез тормышны күз алдына да китермәгән Макрон яисә Меркель була алмый. Думаны да, күпме генә сайласаң да, аннан Бундестаг та, Конгресс та чыкмый. Халык нинди – хакимят шундый. Кайда да хакимият халык рөхсәт иткәнне, дөресрәге, ул тыймаганны эшләп килә. Власть – шундый нәрсә, гражданнар күп әйбергә битараф, йокылы-уяулы, “чирле” икән, ул аза, чыгырыннан чыга, Конфуций әйткәнчә, рәхәтләнеп: “Хакимият – җил, халык – үлән, ничек тә бөгәбез”, – дип яши. Әлегә без йомык әйләнә эчендә: реаль оппозиция ярала алмый интегә, чөнки гавам пассив. Пассив – чөнки оппозиция юк.
Россиядәге битлек уены системалы дип аталган сәер оппозиция белән генә бетсә икән. Парламент булсын, Югары суд булсын, тагын да шул исем белән җисем, аларның тәңгәлсезлеген искә төшерергә туры килә. Мәшһүр исемнәр белән аталган мәшһүр органнар, күзләрен зур ачып, Кремльгә карап торгач, ул ничек була? Мин кабат биредә бәйле яки бәйсез дип, хакимиятнең ул тармакларын зурдан кубып гаепләргә җыенмыйм. Чөнки барысы да, янәдән дә, гражданлык аңы иңмәгән битараф халыкның ризалыгы белән башкарыла.
Башына телевизор кереп утырган гавам өстә оештырылган сәяси маски-шоуны күрми, күрергә дә бик теләми. Беренчедән, алда телгә алынган сырхаулык. Авыру кешенең башына гади, башны катырмый торган тамаша кирәк. Икенчедән, чир булмаганда да куелышта (постановкада) артык интрига юк. Кызыл диварлар артында, безнең шул иләс-миләс акыл, пассивлык аркасында, барысы да билгеле, хәл ителгән инде. Бездәге ул театр күбрәк читләр, халыкара сәясәт өчен. Янәсе, карагыз, бездә дә демократия – парламентта гына да җәелеп өч оппозицион фирка утыра.
Әйе, өч чагыштырмача олы партия, аларның мүкләнгән лидерлары, чырайларына җитдилек чыгарып, Дума трибунасыннан да, болай да нидер сөйләгән булалар. Тыңлаучылар аз. Чөнки алар күлдәге кәрәкәләрнең йокыларын качыручы чуртан роленнән читләшкән. Хакимият кулыннан туенып торып, кая инде ул аңа каршы сүз әйтү.
Ләкин вәзгыять Россиядә дә үзгәрә. Чын оппозициягә хаҗәт яшәгән саен ныграк сизелә. Без – Европа саналмасак та, шул исем белән аталучы кыйтгага яртылаш кергән ил ич. Оппозициясез яшәеш, ул һаман да дәвам иткән очракта, безне субъективизм сазлыгына ныграк батырачагын, хасталар көчәячәген аңлау арта.
Наил Шәрифуллин
(“Ватаным Татарстан”, /№ 141, 29.09.2018/)
Нет комментариев