Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күгәрченнәр үрчетүче гаилә: "Күгәрченнәр белән мавыгып, күпме уңай энергия аласың!"

"Алар бик акыллылар". Владимир Меньшовның "Любовь и голуби" кинофильмында күгәрченнәр турында әйтелгән бу сүзләр күпләргә яхшы таныш. Шушы көннәрдә генә Әгерҗедә күгәрчен тоту белән шөгыльләнүче Владимир-Надежда Сальниковларда кунакта булганнан соң әлеге фикернең хаклыгына тагын бер кат инандык. Мәхәббәт һәм күгәрченнәр Беренче карашка әлләни матур да булмаган, бик тә гади бу...

"Алар бик акыллылар". Владимир Меньшовның "Любовь и голуби" кинофильмында күгәрченнәр турында әйтелгән бу сүзләр күпләргә яхшы таныш. Шушы көннәрдә генә Әгерҗедә күгәрчен тоту белән шөгыльләнүче Владимир-Надежда Сальниковларда кунакта булганнан соң әлеге фикернең хаклыгына тагын бер кат инандык.


Мәхәббәт һәм күгәрченнәр


Беренче карашка әлләни матур да булмаган, бик тә гади бу кошларга мәхәббәт каян килә соң аларда?


Күгәрчен тотучыларның күбесе бу шөгыльне балачактан үз итә, - дип башлады сүзен Владимир.


Аның үзен бу шөгыль 6 яшеннән бирле озата килә. Әтисе ипи пешерү заводында эшләгәндә анда кечкенә генә бер кош очып керә. Әтисе аны өйгә алып кайта. Володя моңа бик сөенә һәм кошны читлеккә ябып куя. Берничә көннән кош һәлак була.


Үкси-үкси еладым шул чакта. Аннан соң 60 яшемдә, иң яраткан кошым авырып үлгәч, шулай еладым, - ди Владимир Филиппович.


Шул чакта әтисе, улын тынычландырыр өчен, танышыннан пар күгәрчен алып кайта. Күгәрчен үрчетү белән мавыгу менә шуннан башлана.


12 яшендә Володя әтисе янына эшкә урнаша һәм беренче җиде сум хезмәт хакына күгәрченнәр сатып ала.


Язмыш кушуыдыр инде, үзе кебек үк күгәрченнәр "җене" кагылган Надежданы очрата ул.


Надяны барлык җан ияләре ярата, - ди Владимир. - Эт-песиләрне әйтеп тә тормыйм инде, ул кошларны да кулыннан ашата. Балык тотканда аның янына кондыз, ондатралар йөзеп килә. Бервакыт ишегалдына чәшке кергән иде. Надяның кыргый үрдәкне дә ияләштергәне булды. Соңыннан шул үрдәк, бәбкәләрен ияртеп, безгә кунакка килеп йөрде.


Аларның ишегалларында - чирәм келәме. Капкадан чыгуга - елга. Күгәрчен гөрелдәвенә бакалар бакылдавы, башка тавышлар кушыла. Ә сандугачлар ничек өздереп сайрый!


Владимир газ хезмәтендә эшләгән. Надежда - тимер юл кассасында. Эш урыныннан икесенә дә еш кына бушлай юллама тәкъдим итә торган булалар. Әмма алар туган як табигатен, яраткан күгәрченнәрен якынрак күрәләр.


Яшка, Мария Ивановна, Вертолет


Бүген Сальниковларның 12 токымлы 150ләп күгәрченнәре бар. Күп еллар декоратив күгәрченнәр тотканнар. Алар арасында күктә уйный торганнары да, очкан чакта күбәләкне хәтерләтүчеләре дә, тәвә кошларына охшашлары да күп. Сорылары, аклары, каралары, чуарлары...


Хуҗалар һәр күгәрченне таныйлар. Кайберләренә кушаматлары белән дәшәләр. Аларга кушаматны кече оныклары Максим бирә башлаган. Ул әби-бабасына кунакка Ижаудан кайтып йөри.


"Яшка, Мария Ивановна, Вертолет ничек", дип сорый телефоннан. Ул да тереклекне бик ярата, ветеринар булырга хыяллана, - ди бабасы.


Күгәрчен тизрәк кайта


2010 елда бер мөһим вакыйга була. Аларның күгәрченнәр гаиләсендә беренче спорт күгәрченнәре барлыкка килә.


Сарапулда күгәрченнәр тотучы берәү Владимирны спорт күгәрченнәре үрчетүгә җәлеп итмәкче була, әмма ул баш тарта. Тик бу кеше Надеждага ике кечкенә күгәрчен биреп калдыра.


Владимир баштарак аларга игътибар итми. Шулай бервакыт Иж-Бәйкигә китә. Теге күгәрчен балаларын үзе белән ала. Кошларны шунда калдыра да үзе Әгерҗегә "оча". Кайтуына кошчыклар өйдә була инде.


Икенче юлы ераккарак - Красный борга бара. Кама елгасы буенда кошларны иреккә очыра. Үзе янә өйгә кайтып китә. Кайтса - кошлар юк. Ныклабрак караса, алар рәхәтләнеп вольерда йөриләр икән инде. Шулай итеп, спорт күгәрченнәре белән кызыксынуы бермә-бер арта. Сальниковлар Ижау спорт клубына керәләр. Күгәрченнәр хакындагы йөзләгән әдәбият янына төрле журналлар да өстәлә. Иң яратканнары "Күгәрчен тоту белән шөгыльләнү" дип атала. Анда ниләр генә юк?! Күргәзмәләр, яңа токымнар, күгәрчен тоткан атаклы шәхесләр, ярышларның нәтиҗәләре... Ветеринария медицинасы профессоры Владимир Шумскийның китабын аеруча кадерләп саклыйлар. Чөнки ул аны үз куллары белән бүләк иткән.


Алар барысын да аңлыйлар


Владимир Филиппович күгәрченнәр турында сәгатьләр буе сөйли ала. Гадәтләренә килгәндә, ул аларны бик акыллы кошлар дип саный.


Узган ел бер күгәрченгә көпә-көндез карчыга һөҗүм итә. Аны инде терелмәс дип уйлыйлар. Тик күгәрчен кичен кайта. Чирәм һәм куаклар буйлап килүче сынган канатлы кошны күргәч, бермәлгә "өнсез" калалар.


Алар барысын да аңлыйлар, - дип дәвам итә Владимир. - Әйтик, мин Надяның күгәрченнәре янына керсәм, алар үзләрен башкачарак тоталар. Ә чит кеше керсә, бөтенләй куркып калалар.

Реклама


Кешеләр кебек үк, күгәрченнәр парлы-парлы яшиләр. Ата күгәрчен иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр йомыркалар өстендә утыра. Калган вакытта - ана күгәрчен. Кечкенә кошчыкларны күбесенчә әтиләре ашата.


Сальниковлар күгәрченнәрнең азыгын төрләндерергә тырышалар. Алар бодай һәм арпадан тыш, кукуруз, борчак, тары, солы, вика, көнбагыш, хәтта карабодай бирәләр. Кошларның рационында вак таш та бар хәтта. Ярышларга өч көн кала җиңелчә генә ашаталар.


Күгәрченнәрне тоту өчен дүрт вольерлары бар. Һәркайсы барлык кагыйдәләргә туры китереп эшләнгән. Аларда күгәрченнәр үзләрен бик иркен хис итәләр.


Кайберәүләр меңәрләгән күгәрчен тоталар. Болары - күгәрчен үрчетү белән җитди шөгыльләнүчеләр. Кемдер 30-40 белән чикләнә. Ә менә кечкенә генә ояда күп итеп кош тоту - алардан көлү ул, - дип исәпли Владимир.


Аларның вольерларында исә - чисталык һәм тәртип. Һәркайсын чистарту өчен аерым кыргычлары да бар хәтта. Монысы йогышлы авыру эләкмәсен өчен. Күгәрченнәр дә авырый икән. Андый чакларда таныш ветеринарларга шалтыратабыз, белешмәлекләрдә актарынабыз, диләр.


Кошларны карау нечкәлекләренә аларны махсус клубта да өйрәтәләр. Бирегә хәтта Мәскәүдән дә күгәрчен үрчетү белән шөгыльләнүчеләр килә икән.


Сальниковлар күгәрченнәр турында әллә ниләр беләләр. Әмма бер нәрсә алар өчен дә сер булып кала бирә. Ул - меңәрләгән чакрымнар узып күгәрченнәрнең туган йортларына кайтуы. Монысы әле фән тарафыннан да расланмаган.


Россия чемпионнары


Сальниковларның йортында аерым бер почмак бар. Андагы киштәләрдә күгәрченнәр катнашкан ярышлардан Кубоклар, грамоталар, медальләр саклана.


Җәен ярышлар һәр атнаның шимбәсендә үтә. Владимир беренче тапкыр мондый ярышларда 2011 елда катнаша һәм Россия чемпионатында өченче урын ала. Хәзер аларның Надежда белән икесенең дә спорт күгәрченнәрен тоту буенча таныклыклары бар. Соңгы ике елда ярышларда Надежда гына катнаша икән.


Ул аларны җиңүгә дәртләндерә белә. Очырыр алдыннан 20шәр минут кошлар белән сөйләшә, гөрләшә, - ди Владимир. - Аның югалтулары да булмый. Ә бит ярышлар вакытында күп кенә катнашучылар 30 процент тирәсе күгәрченнәрен югалта.


Һәр спортчы күгәрченнең үз паспорты, махсус "чип"ы, тәпиендә балдагы бар. Аларның күгәрченнәрен 1200 чакрым ераклыктан - Дон елгасының аръягыннан, Воронеж артыннан да очырганнары булган хәтта. Күгәрченнәр антенналы махсус такта янына очып кайталар икән. Ә анда вакыт билгеләнеп барыла. Нәтиҗәне экспертлар контрольдә тота.


Сальниковларның ярышларда җиңгән чаклары күп. Әйтик, Бабай ике тапкыр Россия чемпионатында өченче урын алган. Спартак бер тапкыр Россия чемпионы булган, бер тапкыр Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмәсендә җиңгән. Быел да призлы урыннары бар инде.


Әгерҗелеләрнең генә безнең клубка керергә теләмәүләре кызганыч, - ди Владимир.


Аның махсус картасында бүген Әгерҗедә күгәрчен тоту белән шөгыльләнүче 60лап кеше булуы билгеләнгән. Ул 60нчы еллардан башлап әлеге эш белән шөгыльләнүчеләрне теркәп барган. Исемлегендә - 200ләп әгерҗеле.


Инде күпләре исән түгел. Хәзер дә күгәрчен тотучыларның күбесе - пенсия яшендәгеләр. Яшьләр күбрәк вакытларын компьютер артында уздыра. Күгәрченнәр - уникаль кошлар. Алар белән мавыгып, күпме уңай энергия аласың, - ди Владимир.


Ә сез беләсезме?


Күгәрченнәрне кешеләр беренче тапкыр моннан биш мең ел элек кулга ияләштергәннәр.


Күгәрчен элек-электән тынычлык кошы булып санала. Аңа 30лап шәһәрдә һәйкәл куелган.


Бу кошларның күз күреме искиткеч яхшы. Күгәрченнең күзен кояш та, яшен дә, эретеп ябыштыру аппараты да чагылдыра алмый.


Күгәрченнәр ерак араларда почтальон ролен башкарган. Аларны хәтта Чыңгыз хан, Юлий Цезарь кебек танылган шәхесләр файдаланган.


Хәзерге вакытта спорт күгәрчененең бәясе 170 мең евро тирәсе йөри.


Күгәрчен - тугры кош. Ана һәм ата күгәрчен үзләре яшәгән 20 ел эчендә бер-берсенә тугрылык саклыйлар.
Дөньяда бу кошларның 700ләп төре исәпләнә.


Күгәрченнәр ике мең чакрым биеклеккә кадәр күтәрелә ала.


Марк Бернес, Леонид Брежнев, Нурсолтан Назарбаев, Людмила Зыкина, Валерий Золотухин кебек атаклы шәхесләрнең күгәрчен тотуы мәгълүм.


http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев