Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
КФУ метеорологы 1 сентябрьдә Казанда һава торышының нинди булачагын әйтте
1 сентябрьдә – Казанда явым-төшемсез рәхәт һәм җылы һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Бәйрәм көннәре коры һәм җылы булачак. 30 август — Республика көнендә Казанда көндез 20 градуска кадәр, ә 1 сентябрьдә – Белем көнендә – 22 градуска кадәр җылы булачак», – ди ул.
Алдагы көннәрдә эсселек яки яңгырлар булмаячак, дип өстәде ул.
Галим әйтүенчә, якын ункөнлектә Казанда температура климат нормасыннан бер градуска югарырак булачак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-meteorology-1-sentyabrda-kazanda-nindi-hava-torysy-bulacagyn-soilade-5875605
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев