Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

КФУ галиме корылык турында: Үләннәр, агачлар корый

Татарстанда август аенда күзәтелә торган аномаль эсселек һәм корылык аркасында, үләннәр һәм агачлар корый. Дым җитмәү уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Норма буенча августта Казанда 60 миллиметр явым-төшем яварга тиеш иде, әмма бүгенге көндә бер тамчы да төшмәде. Үләннәр көйде, агачлар корый. Июль аенда явым-төшем күп булмаган булса, хәзер хәл күпкә начаррак булган булыр иде», – дип билгеләп үтте галим.

 

Метеоролог хәзер эсселектән бөтен Көнбатыш Европада да иза чигүләрен әйтә. Һиндстанда һәм Кытайда һава торышы начар, ул азык-төлек белән бәйле җитди кризиска китерергә мөмкин.

 

Переведенцев сүзләренчә, начар климат күренешләре планетар масштабта күзәтелә. Европада зур янгыннар, дәвамлы корылык аркасында уңыш кимиячәк. Переведенцев сүзләренә караганда, республика территориясендә янгын куркынычы август ахырына кадәр сакланачак.

 

Шулай ук климатның глобаль җылынуы аркасында җәйге чор акрынлап озыная, ә кышкы чор кыскара бара. Әгәр тенденция үзгәрмәсә, гасыр азагына Казанда кышлар 5-7 градуска җылырак булачак. 

 

«Ун ел эчендә җылылык чоры ике-өч көнгә озыная. Кыш һәм көз соңрак килә. Без климатның глобаль җылынуы актив фазасында торабыз, һәм мондый күренеш инде 50 елга якын күзәтелә. Бу җылыну антропоген эшчәнлеккә бәйле. Сәнәгать предприятиеләре эше, СО2 һәм метан хисабына атмосфераның химик составы үзгәртә», – дип аңлатты моны галим.

 

Метеорологлар билгеләп үткәнчә, әгәр антропоген җылыну дәвам итә икән, бу гасырның азагында ук кышлар хәзерге нормадан 5-7 градуска җылырак булачак. Әйтик, хәзер уртача кышкы температура -10 градус булса, йөз еллык ахырына салкыннар булмаячак һәм аларга алмашка -4 градус температуралы «еврокыш» киләчәк.

 

«Татар-информ» бер ай элек башланган экстремаль эсселекнең Казанда, ким дигәндә, август азагына кадәр буласын хәбәр иткән иде инде.

 

Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев