Кеше ничә сәгать йокларга тиеш?
Европа кардиология җәмгыяте белгечләре сәламәтлек өчен мөһим булган йокы вакытын билгеләгән. Тикшеренүнең авторы, табиб Эпайминондас Фонтас әйтүенчә, бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары системасына йокының йогынтысы хакында әлләни күп мәгълүмат билгеле түгел.
Галимнәр йокының озынлыгы һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары ихтималлыгы арасындагы бәйләнешне тикшергән. Моңа кадәр йөрәк авырулары белән проблемалары булмаган 1 миллионнан артык урта яшьтәге кешеләргә 11 тикшеренү үткәргәннәр. Пациентларны 3 төркемгә бүлгәннәр. Бер төркемдә - кешеләр тәүлегенә 8 сәгатьтән артык, икенчесендә – 6 сәгатьтән азрак, өченчесендә 6дан алып 8 сәгатькә кадәр йоклаган. Алган мәгълүматларны анализлап, тәүлегенә 6 сәгатьтән азрак йоклаучылар йөрәк ишемиясе һәм инсульт ихтималын 11%ка арттырса, 8 сәгать йоклаганнар бу авырулар барлыкка килү ихтималын 33%ка арттыра икән!
Фото: https://pixabay.com | Wokandapix
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев