Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Керчь көллиятендәге фаҗигадә һәлак булучылар саны артты

17 октябрьдә көллияттә булган фаҗигадә кырыктан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Керчь көллиятендәге фаҗигадә һәлак булучылар саны 21 кешегә җиткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Һәлак булучылар саны 21 кешегә җитте», - дип белдергәннәр «Интерфакс» агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Кырыктан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган.

 

Моңа кадәр әлеге фаҗигадә, уку йортына һөҗүм иткән көллият укучысын да кертеп, 20 кешенең үлүе хакында хәбәр ителгән иде.

  • 17 октябрьдә көллияттә белем алучы Владислав Росляков уку йортында мылтыктан ут ачкан, шуннан соң үз-үзенә кул салган.  

Фото: https://kerch.fm

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев