Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Керәнне авыл клубында «2023 ел-укытучы һәм остаз елы» уңаеннан - «Кыңгыраулы мәктәп еллары» дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды

Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган әлеге чарага төрле елларда Керәнне мәктәбен тәмамлаган укучылар hәм аларга белем-тәрбия биргән укытучылар чакырылды.

Мәктәпнең 100 еллык тарихын барлау матур җырлар, биюләр, укытучыларның хәтирәләре, укучыларнын истәлекләре белән үрелеп барды. Клубнын фойесында укытучылар тормышына багышланган китаплардан хәм Керәнне мәктәбенә кагылышлы тарихи материаллардан күргәзмә куелды, тамашачыларга тәкъдим ителде.

Иҗади якын килеп, тиешле югарылыкта оештырылган очрашудан барлык катнашучылар да бик кәнәгать калдылар. Оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре янгырады.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев