Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Керәнле авылы клубы, Яңа Мичән мәдәният йорты, Мичән авыл китапханәсе берлектә «Укытучы- нинди изге исем! -»Әни” сүзе кебек кадерле!» дип исемләнгән музыкаль очрашу кичәсе уздырдылар

12 нче сентябрь көнне Керәнле авылы клубы, Яңа Мичән мәдәният йорты, Мичән авыл китапханәсе берлектә, Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, олы хөрмәткә лаек ветеран укытучылар белән «Укытучы- нинди изге исем! -»Әни” сүзе кебек кадерле!» дип исемләнгән музыкаль очрашу кичәсе уздырдылар.

Очрашуда ветераннар, хезмәт елларында булган кызыклы хәлләрне һәм истәлекле, күңелле һәм моңсу  мизгелләрне искә төшерделэр. Мөхтәрәм затларыбыз үзләрен нәкъ мәктәптә укытып йөргән укытучылар кебек хис иттеләр, яшьлекләренә әйләнеп кайттылар,  хәтирәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен җиткерделәр.

Бәйрәм матур җырлар, шигъри тәлгәшләр, уен, конкурслар белән үрелеп барды. Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган  олпат укытучылар бик күп җылы рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Очрашу-бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алгач, укытучыларның керфек очларына яшь тамчылары эленде. Барысы да оештыручыларга кабат-кабат рәхмәтләр җиткерделәр. Әлеге очрашу һәр кешенең күңелендә якты хисләр, онытылмас хәтирәләр калдырды.  

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев