Кемнәр утка май сибә?
Эстония оборона министры Юри Луйк бүген НАТОга ихтыяҗлык элеккегә караганда да зуррак, чөнки Русия янау булып тора дип белдерде.
“Без, әгәр Русия куркыныч икән, чынлап та куркыныч дип әйтергә тиешбез. Аны яшерергә һәм аны бизәргә тырышудан бернинди мәгънә юк”,—дип саный Луйк.
Хәзер Европа һәм АКШның иң якын дустына әверелгән Балтыйк буе илләре Русиянең яманатын сата, шуның белән дөньядагы киренкелекне арттырып, утка май өстәп тора. Ә НАТОга шул гына кирәк: сылтау табып үзенең гаскәрләрен Русия чигенә китереп җиткерде. Беләсе иде, Русия үзенең гаскәрләрен аның чигенә илтеп терәсә, АКШ ни кыланып күрсәтер иде икән?
Русия президенты Владимир Путин НАТО гаскәрләренең безгә күрше булган илләргә урнашуы уңаеннан гел генә борчылу белдерә. Менә тагын НАТО гаскәрләрнең Русия чикләренә якынаюы ил хәвефсезлегенә зур куркыныч тудыра дип, чираттагы белдерү ясады. В. Путин әйтүенчә, альянс оешкан елларда нибары 12 дәүләт аның әгъзасы булса, бүген исә аларның саны 29га җитте. НАТОның хәрби инфраструктурасы Русия чикләрендә үсешә. Альянс илләренең уртак хәрби чыгымы бөтендөнья хәрби чыгымнарының 70 процентын тәшкил итә. Путин билгеләвенчә, бүген НАТО иске фикерләү стереотиплары буенча яши. Русия НАТО белән хезмәттәшлек төзергә тырыша, тик нәтиҗәле түгел.
В.Путин моңа кадәр дә альянс инфраструктурасының Русия чикләренә якын килүе шатлык түгел дип, ут күршеләребездә НАТОның хәрби базалары урнашуына карата җавапсыз калмаячагыбыз турында белдерүләр ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев