Кемдер алдый, кемдер алдана
Бүген чын сөтнең тәмен сыер асраучылар гына белә булса кирәк. Кибетләрдә сатылучы ризык турында кайбер авыл кешеләре "сөт янында бер көн йоклаган" дигән үз бәясен куя. Чөнки табигый сөт дигәннәре дә, безнең өстәлләргә барып җиткәнче, шактый нык эшкәртелә. Өстәвенә арада табигый булмаганнары да очрый.
Роспотребнадзор идарәсе ел башыннан 64 тоннадан артык сөт һәм сөт продукциясен сатудан алган. Ярты ел эчендә идарә белгечләре кибетләрдә, базарларда сатуга куелган, мәктәп, хастаханәләргә җибәрелгән ризыкларны тикшерү өчен, 160 мең проба алган булган. Химик составы буенча 1 процент сөт яраксыз дип табылган. Ә физик-химик күрсәткечләр буенча - 6,6, микробиологик тикшерүләр буенча 4,5 проценты начар чыккан. Роспотребнадзор кайбер сөт һәм сөт ризыкларында төрле бактерияләр барлыгын ачыклаган. Сөтләргә әче тәм керүен, йогырт, эремчекләрнең дә тәмнәрендә үзгәреш булуын сизгәннәр. "Кагыйдә буларак, мондый хәл җитештерүдәге хилафлык аркасында түгел, ә тиешенчә сакламау, бер җирдән икенче урынга күчерү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга", - дип ачыклык кертәләр идарәдә. Бер сүз белән әйткәндә, сөт ризыклары юлда әчи яки инде кибет киштәсендә тиешле температура сакланмаганда бозыла.
Белгечләр эш барышында ялганлау очракларына юлыга. Ярты ел эчендә 71 төбәктә сөт ризыкларында 811 шундый очрак ачыкланган. Шунысы сөендерә: бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк. 2016 елда исә бу сан 1300гә җиткән булган. Белгечләр намуссыз җитештерүчеләрнең күбесенчә атланмай һәм сыр ясарга тырышуын әйтә. Соңгы елларда мондый алдакчылар белән катгый эш алып барыла башлаган һәм нәтиҗәсе дә бар. Роспотребсоюз белгечләре мондый төр ризыкларның мәктәп, ясле-бакча, хастаханәләрдә аеруча күп очравын белдерә. Бу сатып алу системасының камил оештырылмавы аркасында килеп чыга, ди алар. Электрон аукцион бәянең арзанлы булуына көйләнгән. Билгеле инде, социаль объектларга арзанлы ризыкка өстенлек бирергә киңәш ителә. Җитештерүчеләр моннан оста файдалана да. Тик шунысы бар: бәя арзанрак булган саен, сыйфат мәсьәләсе дә аксый.
Роспортребнадзор җитәкчесе Анна Попова әйтүенчә, оешмаларны даими тикшереп тору үзенең нәтиҗәсен дә бирә. Ясалма ризыклар күләме сирәгәя башлаган. "Штрафлы санкцияләр кертелү - оешманы ябу һәм җиһазларны алуга кадәр барып җитәргә мөмкин. Хәзер без ялган ризык ясаучыларны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дигән сүз алып бара башладык", - ди Анна Попова. Ялган сөт ризыкларының күзгә күренеп кимүе хакында "Союзмолоко" идарәсе рәисе Андрей Даниленко да белдерә. "2015 елда тикшерелгән сөт ризыкларының 9-10 проценты ялган булса, узган ел - 5-6, быел исә 4 процент кына булуы билгеле", - дип ачыклык кертә ул. Ризыкларның сыйфатына бәйле мәгълүматлар Роспотребнадзорның рәсми сайтында да даими яктыртылып торыла. "Кара исемлек"кә керүчеләр сайтка урнаштырыла. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: гыйнвар аеннан май аена кадәр Россиядә 2295,9 мең тонна сөт, 330,5 мең тонна йогырт, 453,4 мең тонна кефир, 256,2 мең тонна сыр һәм сыр ризыклары, 104,2 мең тонна атланмай җитештерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев