"Кем соң ул Малахов? “Юынтык су чокыры”нда казынучылар башлыгы – бары шул гына"
Иске яңа Президентыбызны да сайладык, ә ул төп мәгънәсе “Барлык юнәлешләрдә ыргылыш ясаячакбыз!” дигән фикергә кайтып калган программасын да игълан итте кебек. Димәк, дәүләт структураларының барлык көчләре дәүләтнең яңа бурычлары һәм максатларына туры китерелергә тиеш кебек иде. Әмма сентябрь уртасына җиттек инде, ә илнең төп телеканаллары һаман шул “иске җырлар”ын “җырлый” – кемнәрнеңдер “пычрак” киемендә казынуын дәвам итә. Низаглар, хыянәтләр, башка әшәкелекләрне күрсәтепме-күрсәтә...
Малахов “Беренче канал“ны ташлап киткән, имеш! Китсә ни булган! Кем соң әле ул шуның кадәр! Россия телевидениесендә “юынтык су чокыры”нда казынучылар башлыгы – бары шул гына. Билгеле бер һөнәр ияләре арасындагы юк кына әйберне Россиядә дөнья бетүгә тиңлиләр, билләһи! Янәсе, “аны алыштыручы кеше юк”. Җитмәсә әле бу сүзләр шуның кадәр күңелгә шом салырлык дәрәҗәдә күпертелеп әйтелә: бәхетсез “Беренче канал”ның алга таба шул бахырсыз яши алуына күңелдә бермәл шик барлыкка килә хәтта. Шуннан яңалыкларның тагын да тозсызракларына күз төшә: “Малахов Басков белән очрашты, алар телевидениенең киләчәге турында фикер алышты”. “Киркоров, дусты Малахов белән очрашып, телевидение проблемаларын тикшерде”. Ә инде “Андрей Малахов Константин Эрнстка ачык хат язган” дигән язманы укыгач, Трампның Ак йорттагы кыланышлары, Европадагы мәхшәр, Сүриядә ИГИЛ калдыкларын дөмектерү кебек әйберләрнең “юынтык су чокыры” “белгеч”ләре янында чүп кенә икәненә төшенәсең. Кремль дә, президент, премьер, министрлар, депутатлар, сенаторлар да түгел, ә Малахов, Киркоров ишеләр – илне алга җибәрүче, киләчәгебезне билгеләүче төп көчләр, төп йөзләр икән... Шуннан тагын да куркынычрагы... “Ил – шок халәтендә! Коточкыч хәл! Малахов Шурыгинаны үзе белән алып китә!”
Фото: https://medialeaks.ru
Вахит ШӘРИПОВ
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев