Кем син, Лейна? Элвин Грей Уфадагы концертында 18 яшьлек кызны сәхнәгә чыгарды
Популяр җырчы Элвин Грей рекорд артыннан рекорд куя: "Казан-Арена" стадионында 9 мең тамашачы җыйган иде, инде Башкортстан башкаласында да тугыз мең кешегә концерт куйды. Әмма Уфадагы концертында, Казандагысыннан аермалы буларак, бер кызыктыргыч үзенчәлек булган: Элвин концертында Лейна исемле кыз татар җырын башкарган. Әлбәттә, бүген һәркемне бер сорау кызыксындыра: кем ул? Элвин концертына ничек килеп эләккән? Әйтергә кирәк, Лейна үзен бәхет кошы тоткандай хис итә. 18 яшьлек яңа йолдыз белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Нигә Казанда чыгыш ясамадың?
- Күрәсең, шулай язган булган. Мин, димәк, Казан концертын карарга, ә Уфа концертында чыгыш ясарга тиеш булганмын.
- Элвин Грейның Казандагы концертыннан соң "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Рәмис Латыйпов "Интертат" электрон газетасында күзәтүләре белән уртаклашкан иде. Ул Элвин командасына кыз җитми дигән фикер язды. "Төркемнәрендә бер штук та кыз юк! Әмма минем берәр кызны күрәсе килә иде инде анысы. Үзләре сыман Яңа ел чыршысы кебек бизәнгән, үзләре кебек үк татарча-башкортса-русский телләрне кушып сөйләшә торган әкәмәт берәр кызны күрәсе килә. Бер кыз гына булса, күп түгел бит инде. Яки киресенчә, тәти кыз кирәк. Матур, тәти тыйнак кыз. Контраст. Бер җыр гына җырлап кереп китә торган", - дип язды Рәмис Латыйпов. Элвинның Лейнаны ашыгыч рәвештә Уфага чакыртып алуы шушы киңәш белән бәйледер дигән фикер туа. Лэйна чыннан да "бер җыр гына җырлап кереп китә торган" кызга охшаган. Ул күпләрне кызыксындыра алды.
- Минемчә, Элвин Грей минем энергетиканы ошаткан. Мин бик актив, шуның өчендер. Безнең Элвин Грей белән бу концертка кадәр очрашкан бар иде. Минем команда белән аның лейблы бергә ябык “тусовка”да булды, шунда безне таныштырдылар. Мөгаен, Элвин Грей мине шунда ошатып алган һәм концертына чакырырга уйлагандыр. Элвин Грей белән танышканда мин аның каршына чыгып бастым да, “Исәнмесез, мин Лейна”, дидем. Менә шул.
- Элвинның Казандагы концертында син махсус кунак идеңме яки билет сатып алып кердеңме?
- Безгә чакыру билеты бирделәр. Элвин Грей безне продюсеры аша чакырды, “Килегез”, диде, әмма безнең концертка килү-килмәүне тикшереп тормады, шуңа күрә “Ул безнең концертта икәнебезне белде”, дип әйтә алмыйм. Хөрмәт иткәнгә генә чакыргандыр. Без гади тамашачы булып гади урыннарда утырдык.
- Лейна, инстаграм аккаунтыңа Элвин Грей лейблына кергән җырчы егет Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) белән фото куйгансың. Очрашып йөрисезме әллә?
- Без бары тик дуслар гына. Ул бик яхшы егет, без уртак тел таптык, без аның белән бер дулкында. Киләчәктә бәлки очрашып йөрербез. Бу шәхсән минем фикер. Вилли ничек уйлыйдыр, әйтә алмыйм. Ул миңа бик ошады, Вилли бик яхшы егет ул. Безнең ябык “тусовка”да кисешкән бар иде инде, ә менә танышуыбыз концертта “Уфа-Арена”да булды.
- Бу бик кызыклы сорау. Элвин Грейның Кукмарага килгәне бар, аның килүе минем барлык дус кызларымда “Ааа, Элвин Грей! Элвин Грей!” дигән реакция уята. Мин аның концертларына йөрдем, аны күп тапкыр Сабан туйларында күрдем. Әле дә хәтерлим, Сабан туенда бөтен кеше, сәхнәгә Элвин Грей чыккач, аның янына йөгерде. Мин бер төркем халык белән сәхнә янына чаптым һәм Элвин Грейның шулкадәр дәртле, куәтле булуына шаккатып тордым.
- Элвин Грей белән син нинди мөнәсәбәтләрдә?
- Без Элвин Грей белән гади дустанә мөнәсәбәтләрдә. Мин аны бик нык хөрмәт итәм һәм мин аңа нык рәхмәтле. Ул бик зур молодец. Минемчә, мин аның концертында яхшы чыгыш ясадым. Миңа калса, “Элвин Грей” лейблы мине ошатты. Мине тагын чакырырлар һәм мин алар белән тагын чыгыш ясармын дип ышанып калам.
- Әгәр син танылган җырчының концертында чыгыш ясыйсың икән, синең турында сөйләячәкләр. Кеше кызыксына. Бу – популярлык түгел, бу – кеше кызыксына башлады дигән сүз. “Сез Лейнаны беләсезме?”, “Сез аның Вилли белән төшкән фотоларын күрдегезме?”, дип, һәр почмакта азмы-күпме булса да Лейна турында сөйләячәкләр. Инстаграмда минем инде хейтерларым да барлыкка килә башлады. Димәк, барысы да бик әйбәт.
- Әнием минем өчен бик борчылган, “Кызым әйбәт кенә чыгыш ясасын иде”, дип теләп торган. Ул, мин сәхнәгә чыгып, ачылып җырлый алмамын дип уйлагандыр. Ә мин үземне королева итеп хис иттем! Концерттан соң әле мин укырга бармадым. Дусларым миңа ни әйтәсен белмим. Шәт, “Син Элвин Грей белән чыгыш ясадың, син анда кайсысы беләндер йоклагансың”, димәсләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев