Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кече Шыңар мәдәният йортында «Күңелле каникуллар» уен программасы

Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш план буенча алып барыла. 11 июньдә «Күңелле каникуллар»уен программасы узды.

Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафеталар белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар.

12 июньдә Олы Шыңар авыл китапханәсе балалар өчен “саф һавада китап  уку”ны оештырды.

13 июньдә "Әдәби алан" проектында катнашучылар өчен балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс уздырылды. Катнашучылар матур шәм ясарга өйрәнделәр.

14 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә  «Җыр дусларын җыя » дип аталган балалар концерты оештырдылар. Аерым җырчылыр, хор белән җырлау, биюләр белән чыгыш ясадылар.

15 июньдә «Бүген сәламәт булу - модалы һәм абруйлы» дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында ни өчен хәзерге җәмгыятьтә сәламәт булу модалы һәм дәрәҗәле булуы турында фикер алыштылар.

18 июньдә Олы Шыңар авыл  китапханәчесе яшь укучыларны яңа китаплар  белән таныштырды.
Чыганак: Олы Шыңар авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев