Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кече Шыңар авылында яшәүче Гайнанов Хәбир Гайнан улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Гайнанов Хәбир Гайнан улы 1935 елның 23 маенда Кече Шыңар авылында туа.

“Әти сугышка киткәндә без 3 бала калдык. 1941 елда китте дә, исән-сау кайта алмады, 1944 елның 26 июнендә үлгән дигән хәбәре килде. Ул Белоруссиянең Шумилино поселогында күмелгән” – дип искә ала ул.
Сугыш вакытындагы ачлык, ялангачлыклар аның исеннән бер дә чыкмый. “Ул вакытта ашарга юк, ачлык. Атлык, кычыткан ашап үстек. Бернәрсә дә юк иде.” Ачлыктан шешенә башлагач аларны сеңлесе белән икесен әниләренең Керәнне авылында яшәүче апасы үзләренә тәрбиягә алып китә, анда 2 ел яшиләр. Мәктәптә дә 2 сыйныфны шунда укый. Эш яшенә кергәч колхозда эшли башлый. Аннан соң Совет армиясе сафларына алына, Германиядә 3 ел хезмәт итә. Кайткач хезмәт юлын колхозда дәвам итә, тракторчылар курсын тәмамлый, кичке мәктәптә дә укый. Лаеклы ялга чыкканчы фермада слесарь булып эшли. Колхоз рәисе аны инженер Хәбир дип йортә торган була. Хезмәтен хөрмәтләп бик күп грамоталар ала, рәсеме колхозның Мактау тактасында тора. Аңа “Ленинның тууына 100 ел”, “Хезмәт ветераны” дигән медальләр дә тапшырыла.
Олы Шыңар мәктәбенә укытучы булып эшкә килгән Сатыш авылы кызы Факихә апа белән танышалар һәм 1961 елда өйләнешәләр. 6 бала тәрбияләп үстерәләр, 12 оныклары, 5 оныкчыклары бар. 60 ел бергә яшәгәннән соң тормыш иптәше 2021 елда вафат була. Хәбир абый бүгенге көндә Кече Шыңар авылында үз йортында кызы Миләүшә тәрбиясендә яши.
Хөрмәтле Хәбир абый!
Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Бу тормышта сәламәтлектән дә кадерле берни дә юк. Ходай сезне шуннан аермасын. Гомерегез тыныч, саулыгыгыз нык булсын. Сез тормышның ачысын-төчесен күп татыгансыз. Сынмыйча, сыгылмыйча, авырлыкларга бирешмичә матур итеп яши белгәнсез. Киләчәктә дә тормышыгызга авырлыклар килмәсен, алдагы гомер елларыгызны сәламәтлек белән тыныч көннәрдә үтәргә язсын сезгә .
Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта яшәгез.
Маңгайларга күпме сырлар яткан
Ә күңелләр һаман яшь әле.
Һаман шулай кадерле булып,
Йөз яшькәчә яшәгез әле.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын
Читләп үтсен сагыш,борчулар.
Юлдаш булсын ныклы сәламәтлек
Аннан кадерлерәк нәрсә бар ?
Һәр көн котлап иртән кояш чыксын
Һәр көн назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы ,яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Олы Шыңар авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев