Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең традицион концерты

«Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе иң чыны» дип исемләнгән традицион концерты булып узды.

Шыңар

Кичә көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлардан яңгырап торды. Концерт видеога төшерелгән күренеш белән башланып китте, аннан яшьләр “аулак өйгә” җыелдылар.

Җыр-бию, күңелле конкурслар һәм күренешләргә бай чыгышлар тамашачыларга да ошады, алар башкаручыларга кушылып җырладылар, биеделәр, мәзәкләрдән күңелләр күтәрелде, бергәләп көлделәр.

Тамашада яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары һәм күрше районнардан килгән кунаклар катнашты.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев