Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күчмә утырыш делегатлары Арчаның төрле милләт халкы көнкүреше белән танышты

“Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында Арча төбәгендә милли йолалар, гореф-гадәтләрнең бүгенге кулланышы өйрәнелә.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). “Ак калфак” татар-хатын кызлары оешмасының күчмә утырышында катнашучыларны Арча төбәгендә яшәүче төрле милләт халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.

Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте. 25 июльдә үткәрелгән “Кичке Сабан туе” кунаклары игътибарына Арча җирлегендә дус-тату гомер итүче татар, рус, мари, чуваш, мордва, удмурт халыклары йорт-ихаталарын тәкъдим иткәннәр. Әлеге милләтләрнең халык авыз иҗаты үрнәкләрен дә ишеттергәннәр, көнкүреш йолаларын сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Делегатлар Арчадан һәм төрле авыллардан килгән иҗат коллективлары чыгышын тыңлаган. Район үзәк китапханәсе каршында башлап язучыларның, һәвәскәр иҗатчыларның Халидә Фәйзрахмановна җитәкчелегендәге “Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе эшли. Арча стадионының кече сәхнәсендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүчеләр катнашында "Галиҗәнап хатын-кыз" дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырган. Монда шулай ук Арчада яшәп иҗат итүче, “Кичә яраттым” китабы авторы Зиннур Тимергалиев та үз шигырьләрен укыган. Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар “Кичке Сабан туе”нда татар халкының милли уеннарын уйнаган, төрле ярышларда катнашып, истәлекле бүләкләр алган. Бүген утырышның соңгы көне. "Ак калфак" делегатлары Арча Балалар сәнгать мәктәбендә булачак, “Үзәк” мәчетне күрәчәк. Шулай ук бүгенгә пленар утырыш планлаштырылган. Анда резолюция кабул ителәчәк. "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 25-27 июльдә Арчада уздырыла. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат катнаша.

Фото: Илвир Тимашев, соцчелтәр

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев