Казанның Нагорный бистәсендә авариядә хатын-кыз һәлак була
Авария кичә Таежная урамында була.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Казанның Нагорный бистәсендә внедорожник хатын-кызны бәрдерә. Хатын-кыз һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Авария кичә Нагорный бистәсендәге Таежная урамында сәгать икедә булды. «КИА» машинасы хатын-кызны бәрдерә.
«Җәяүле алынган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Һәлак булган хатын-кызга якынча 60-65 яшь. Урында автоинспекторлар эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана», — дип аңлаттылар Казан ЮХИДИ идарәсендә.
Фото: Полина Шевчук
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев