Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанны күзлектән карыйлар

20 миллиард сум! Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары Казанда әнә шулкадәр акча туздырачак. Туп артыннан Татарстан башкаласына 200 меңнән артык турист киләчәк дип көтелә. Кунакларны дөньядагы иң зур чәкчәк, тиңе булмаган “кунакчыллык эскәтере”, катыргыдан эшләнгән күзлек һәм Земфира җырлары белән шаккатырмакчылар.

Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын каршы алырга әзерлек барышы турында сөйләделәр.  “Бу – соңгы елларда иң көтеп алынган вакыйга”, – ди Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. Аның әйтүенчә, 2013 елда Казанда узган Универсиада белән чагыштырганда, футбол буенча дөнья чемпионатының икътисади файдасы күпкә зуррак. “Татарстан башкаласына килгән спорт җанатарлары һәм кунаклар биредә 18-20 миллиард сум акча сарыф итәчәк дип фаразлана. Туристларга төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә алыначак өстәмә керем бит бу! Моннан тыш, дөнья чемпионатын Җир шарында яшәүчеләрнең кимендә яртысы караячак. Димәк, Казанны да күрәчәкләр”, – ди Сергей Иванов.


Татарстан башкаласында 200 меңнән артык кунак көтәләр. “Аларның күпчелеге чит ил туристлары икәнен истән чыгармаска кирәк, – ди комитет җитәкчесе. – Шуңа күрә спорт җанатарлары һәм кунаклар күп йөргән урыннарда урнашкан кафе-ресторан, кибетләрдә эшләүчеләр инглиз телен белергә тиеш. Кунаклар Казаннан уңай тәэсирләр генә алып китсен”. Кафе-рестораннарда официантларга чит телне өйрәтү өчен репетиторлар яллаганнар инде. “Казан-Арена” янәшәсендәге туклану урыннарында хезмәткәрләргә инглиз теленнән тыш, француз, алман телләрен дә өйрәтәләр икән.


Ничек кенә булмасын, туристлар ач калмаячак. Дөнья чемпионаты көннәрендә башкалада “Казан” гаилә үзәге янәшәсендәге җанатарлар мәйданында “Тәмле Казан” фестивале үз эшен дәвам итәчәк. Билгеле булганча, быел әлеге чараны ике өлешкә бүлделәр. “Тәмле Казан”ның беренче өлеше узган атнада булды. Анда 40 меңнән артык кеше катнашкан инде. “Тәмле Казан” кунаклары өчен махсус эскәтер дә тукыйлар. 150 метр чамасы озынлыктагы өстәл япмасына дөнья чемпионатында катнашучы барлык илләрнең тамгаларын төшерәчәкләр. Бәйрәм табынын милли ризыгыбыз – чәкчәктән башка да күз алдына китереп булмый. “Тәмле Казан”да дөньядагы иң зур тәм-томны пешерергә ниятлиләр. Аның авырлыгы 1,3 тонна тәшкил итәчәк, ди. Футбол буенча дөнья чемпионаты иң баллысы буларак та истә калачак әле.


Кунакларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан экскурсоводлар белән дә эшлиләр. Соңгы мәгълүматларга караганда, 595 белгеч аккредитация узган. Татар һәм урыс телләреннән тыш, экскурсоводлар инглиз, алман, француз, кытай, фарсы, испан, итальян, корея, төрек һәм гарәп телләрен дә белә, ди. Соңгы өч елда гына әлеге юнәлештә 150 белгеч әзерләгәннәр. 1 июньнән Казанда мәгълүмат чатырлары да эшли башлаячак. Алар барлыгы биш мәйданда: Бауман урамында, “Ногай” кунакханәсе янәшәсендә, Үзәк тимер юл вокзалында, Казан Кремлендә һәм Иске Татар бистәсендә урнашачак. “Дөнья чемпионаты көннәрендә чатырларда эшләячәк барлыгы 100 волонтер ярышларга бәйле барлык сорауларга җавап бирәчәк”, – ди башкаланың туризмны үстерү буенча комитеты җитәкчесе Дарья Санникова.


Бәйрәм бүләксез дә булмый. Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары Казаннан яхшы кәеф кенә түгел, истәлеккә махсус күзлек тә алып кайтып китәчәк. “Бер килүдә генә туристлар төбәкнең бөтен истәлекле урыннарын карап бетерә алмый, билгеле. Шуңа күрә дөнья чемпионаты кунакларына бүләк әзерләдек. Казан, Изге Болгар, Зөя шәһәр-утравы кебек тарихи мирасыбыз белән яхшырак танышу өчен виртуаль күзлек кию дә җитә. Ул картоннан эшләнгән. Кесә телефоны исә күзлеккә яшерелгән махсус QR-кодны укый һәм видеотасмалар күрсәтә. Өйгә кайткач, әлеге күзлекне туганнары һәм дусларына да күрсәтерләр дип өметләнәбез”, – ди Сергей Иванов. Кунакларга шундый 10 мең бүләк әзерләгәннәр. Аны “Казан” гаилә үзәге янәшәсендә таратачаклар дип көтелә.


Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе кунакларны каршы алуга бәйле чыгымнар турында сөйләүдән генә баш тартты. “Акча төрле чыганаклардан алыну сәбәпле, төгәл саннарны әйтә алмыйм”, – дип кенә чикләнде ул. “Казан” гаилә үзәге янәшәсендә узачак Земфира концертына чакырып, җанатарлар мәйданына керү бушлай икәнен дә искәртте.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев