Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда яшәүче хатын-кыз балта белән һөҗүм итәргә җыенган каракны акылга утырткан

17 апрельдә 33 яшьлек казанлы балта белән янаган карактан һөҗүм итү коралларын тартып алган, дип хәбәр Татар-информ. Шикле кеше Иске Победилово бистәсендәге бакчачылык ширкәте төзелеш вагонына үтеп кргән. Аннан ул төзелеш коралларын һәм шулай ук ноутбук, декоратив шпаганы эләктереп чыгып барганда, хуҗа хатын-кыз кайтып кергән.

Алган әйберләре белән китү җаен караган угры ир-ат 33 яшьлек хуҗа хатынга балта белән яный башлаган. Әмма хуҗа куркып калмаган, аның кулыннан урланган әйберләрен тартып алган. Карак качкан, хуҗа полиция чакырган. Бер сәгатьтән соң аның эзенә төшеп, элек хөкем ителгән булган 33 яшьлек ир-атта урланган компас һәм төзелеш пистолеты табылган. Әлеге факт буенча "Талау" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев