Казанда Яңа ел алдыннан укытучыларга 50 мең сум күләмендә премия бирәчәкләр
Премияләр ел ахырына кадәр Татарстан бюджетыннан түләнәчәк.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Яңа ел алдыннан укытучыларга 50,9 мең сум күләмендә премия бирәчәкләр. Башта бу мәгълүмат Telegram-каналларда чыкты, соңрак аны Татарстан башкаласы мэриясендә расладылар.
«Түләүләр бары тик педагогик персоналга гына кагыла. Мәгариф учреждениеләрендә директор урынбасарлары җитәкчелек итүче персоналга керә», - дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә.
Шул ук вакытта мэриядә ачыклык кертүләренчә, алар «педагогик эшчәнлек алып баручы директорлар, директор урынбасарлары, бүлек мөдирләре һ.б., шулай ук педагогик хезмәткәрләргә (укытучылар, мөгаллимнәр)» бер тапкыр түләнә торган пособие билгеләү мөмкинлеген карау үтенече белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгына хат юллаган.
Премияләр ел ахырына кадәр Татарстан бюджетыннан түләнәчәк. Алар Россия Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев