Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда туп тибәләр – бар дөньяда күрәләр

Конфедерацияләр Кубогы кемгә кирәк? Әнә шундый сорау бирүчеләргә гади генә бер җавап: дөньякүләм танылган футболчы Криштиану Роналду кичә төнлә Татарстан башкаласына килгәч, үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә "Рәхмәт, Казан!" дип язып куйган. Төш вакыты җиткәнче аның бу сүзләрен ике миллион артык кеше хуплаган, тагын биш меңнән артыгы үз фикерен язган. Футболчының...

Дөньядагы иң кәттә ике футболчының берсе саналган, иң күп акча эшләүче спортчылар арасында беренче урынга чыккан, заманында модель Ирина Шәйхелисламова (Шейк) белән якыннан аралашуы аркасында "татар кияве" дип йөртелгән "Реал"ның 100 миллион евролык уенчысын Казанда зарыгып көттеләр. Ул килүгә футболчы яши иторган кунакханә каршындагы йортның диварына аның рәсемен төшергәннәр хәтта. Кем белә, бәлки, нәкъ менә шул рәсемне күреп, Роналду социаль челтәрдәге сәхифәсенә рәхмәт сүзләре язып куйгандыр! Аэропортта һәм кунакханә янында аны йөзләгән футбол сөюче каршы алды. Дөньяда иң танылган кешеләрдән саналган уенчы көн саен Казанның Социалистик шәһәрчек дип аталган бистәсенә барып күнегүләр уздыра хәзер! Ничек кенә булмасын, ул - бу турнирның төп "йолдыз"ы һәм Казанда барысы да аның күңелен күрергә тырышачак.
Әлбәттә, бу исемлеккә көндәшләр керми. Әйтик, Мексика командасы вәкиләре Роналдудан курыкмауларын һәм Португалияне җиңү өчен барысын да эшләячәкләрен әйтә. Португаллар үзләре дә җиңү турында хыяллана. "Без Россия Конфедерацияләр Кубогын отар өчен килдек", - диде кичә узган очрашуда бу команда уенчысы, заманында Санкт-Петербург "Зенит"ы өчен чыгыш ясаган Бруну Алвеш.


"Рубин"нан ике уенчы булачак

Якшәмбе көнне Роналду һәм аның иптәшләре "Казан-Арена"да Мексика җыелма командасына каршы уйный. Бу - Казандагы беренче матч булачак. Конфедераөияләр Кубогының тәүге уены исә иртәгә Мәскәүдә Россия белән Яңа Зеландия командалары арасында Санкт-Петербургта узачак. Билгеле булганча, әлеге ярыш Россиянең дүрт шәһәрендә узачак. Казанга дүрт уен билгеләнгән. Беренче очрашу 18нче июньдә Португалия белән Мексика арасында узачак. 22сендә Казанда Германия белән Чили уйный. 24ендә "Казан-Арена"да Россия җыелма командасы Мексиканы кабул итә. Ә 28ендә Татарстан башкаласында ярымфинал очрашуы билгеләнгән. Аңлашылганча, анда чыгыш ясаячак командалар төркем матчлары тәмамлангач кына ачыклачак. Финал 2 июль көнне Санкт-Петербургта узачак.


Конфедерацияләр Кубогында сигез команда чыгыш ясый. Болар - гамәлдәге дөнья чемпионы Алмания, үз кыйтгаларында иң көчле булып саналган Португалия, Чили, Мексика, Камерун, Австралия, Яңа Зеландия һәм кабул итүче як Россия. Кемнең җиңәсен фаразлап булмый. Алманнар - дөнья чемпмионы, әмма ярышка алар төп составтагы уенчыларны алып килмәгән. Иң танылган исемнәр португаллар өчен чыгыш ясый. Әмма Чили барысын да гаҗәпләндерергә мөмкин. Мексикадан да яхшы уен көтүчеләр бар. Россия җыелма командасынең төп өстенлеге булып исә үз кырында уйнавын телгә алалар. Сер түгел, безнкеләр арасында исеме бөтен дөньяга танылган футболчылар юк. Команданың ФИФА рейтингындагы урыны да өметләндерми. Ә иптәшләрчә очрашуда Венгрияне оту белән генә ерак китеп булмый. "Россия җыелма командасы бу турнирда чын көчен күрсәтә алыр дип өметләнәм. Тамашачыны, һичьюгы, җиңүгә омтылулары белән сөндерсеннәр иде. Ә соңгы уеннар аларның мөмкинлеге барлыгын күрсәтә", - диде кичә ил Президенты Владимир Путин.


Сүз уңаеннан, Россия җыелма командасына "Рубин"нан да ике уенчы - сакчы Руслан Камболов белән һөҗүмче максим Канунников чакырылды. "Кемгә каршы уйнасак та - барыбер. Иң мөһиме - җиңү, - ди Камболов. - Җыелма команда өчен уйнау - зур җаваплылык, туганнарның, якыннарның, илнең ышанычын акларга кирәк. Җыелма команда өчен яхшы уен күрсәтергә, тамашачыларның ышанычын акларга телибез".


Кунакларны уха көтә


Футболчылар артыннан ияреп Казанга тамашачы да килә. "Казанда 150-200 мең җанатарны көтәбез. Бездә Чили һәм Германия кунаклары күп булачак. Мексика җанатарлары да көтелә. Илнең төрле төбәкләренән безгә килергә теләк бедерүчеләргә дә зур өметләр баглыйбыз. Ник дисәң, Россия җыелма командасының бер уены нәкъ менә Казанда узачак бит", - ди Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.

Реклама


Халыкның күңелен күрер өчен мәдәни чараларны күп оештырырга ниятлиләр. 17 июнь-2 июль көннәрендә «Classic Fest» фестивале узачак һәм Кубокның иң дәрәҗәле кунакларын үзенә җыячак. Анда Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре «йолдыз»лары чыгыш ясый. Кунаклар «Аида», «Трубадур», «Евгений Онегин», «Лебединое озеро», «Дон Кихот» спектакльләрен тамаша кылачак. Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрлары Кубок барышында төрле спектакльләр күрсәтәчәк.


Кунаклар өчен махсус туризм маршрутлары да әзерләгәннәр. Аерым алганда, җанатарларны "Чын ир-атлар өчен Казан" дип аталган сәяхәт көтә. "Футбол яратучылар актив һәм хәрәкәтчән булулары белән аерылып тора. Әлеге маршрут аларга махсус төзелде. Җанатарларга иң элек автодромда үзләрен сынап карарга, аннары мылтыктан атуда осталыгын күрсәтергә, соңрак исә Зәңгәр күлгә чумарга туры киләчәк. Чын ир-атлар әлеге сынауларны җиңеп чыгачак дип уйлыйм", - диде Сергей Иванов. Футбол җанатарларын сый-хөрмәт тә көтә. Махсус туристик маршрут кысасында кунакларны милли аш-су белән таныштырырга ниятлиләр.


Тәмлетамаклар өчен 16-22 июнь көннәрендә FISHKA балык фестивале дә оештырыла. Балык яратучылар "Казан" гаилә үзәге янында җыелачак. Биредә каланың иң яхшы ун рестораны, биш урам туклану үзәге уха пешерәчәк, балыктан төрле тәм-томнар әзерлиячәк. Чара үзебезнең балыкларны популярлаштыру максатыннан уздырыла. Шуңа да фестивальнең төп геройлары - карп, чөгә балыгы (стерлядь), форель булачак. Үзләре балык пешерү осталыкларына төшенәсе килгәннәргә аерым мәйданчыклар эшли. Шулай ук табын җәю, татлы "әтәчләр" әзерләү буенча да кызыклы остаханәләр оештырыла. Махсус кунак - шоумен Оскар Кучера. 17 июнь көнне исә шәһәр халкына төшке ашка 1000 литр уха пешерәчәкләр. Аны һәр кеше бушка татып карый ала. Моннан тыш, уханы Казанның 50 ресторанында авыз итеп булачак. FISHKA фестивале вакытында барлык рестораннарда да «балык» көннәре оештырыла.

Түзәргә туры киләчәк


Казан халкы мондый вакыйгаларга ияләнгән иде. Дүрт ел элек - Универсиада, ике ел элек исә Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты уздырдык. Шуңа күрә быелгы чарага әзерләнүнең артык мәшәкатьле булмавын түрәләр дә яшерми. Шәһәр чистарды, юллар такырланды - Казан кунак кабул итәргә әзер. Андый чакта киң күңеллелек күрсәтү белән бергә бераз гына билләрне дә кысыбрак буарга туры килә. Әйтик, матч вакытында «Казан-Арена» стадионы тирәсенә транспорт белән якын да килеп булмаячак. Бары тәпи-тәпи атларга гына мөмкин. Ул тирәдә җәмәгать транспорты да туктамый. Юллар 18 һәм 24 июнь көннәрендә көндезге сәгать бердән кичке 11гә кадәр, 22 һәм 28 июньдә исә кичке сәгать дүрттән төнге икегә кадәр ябык булачак. Казандагы автобус, троллейбус һәм трамвай маршрутларына кергән үзгәрешләр турында тулырак мәгълүматны "Ватаным Татарстан" сайтыннан укып белә аласыз. Инде хәбәр иткәнебезчә, матч көннәрендә Казанда хәмер сату да тыела. Ул көннәрдә рестораннарда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алкогольнең бер төрен сатуга да чикләү юк. Кафеларда исә бары тик сыра һәм көндез генә сатарга рөхсәт ителә.

Сигезенче мәртәбә оештырылучы Конфедерацияләр Кубогында Россия, Чили һәм Португалия илләре беренче тапкыр катнаша. Алдагы ярышларда Бразилия - дүрт, Франция - ике, Мексика бер мәртәбә җиңү яулаган. Кубок тарихында иң нәтиҗәле уенчылар булып Роналдиньо (Бразилия) белән Куаутемок Бланко (Мексика) танылган. Аларның һәрберсе 9ар туп керткән.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев