Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда мирас өчен талашканда игезәк туганнарның берсе икенчесен үтергән

Казанның Совет районындагы шәхси йортларның берсендә кичә фаҗига була. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 59 яшьлек хатын игезәк туганына кунакка килә. Алар табын корып утыра һәм талаша башлый.

Өй хуҗабикәсе пычак ала һәм апасын кадап үтерә. Агентлык белешмәсе буенча, ул игезәк сыңарының гәүдәсенә кимендә 13 тапкыр пычак кадый.

Яраланган хатын үлә, үтерүдә шикләнелүче игезәк туганны тоткарлыйлар.

Җинаять кылынган вакытта күрше бүлмәдә йорт хуҗасы йоклап ята.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, табын корып утырганда җинаятьтә шикләнелүче хатынның ире дә биредә була. Якынча белешмә буенча, туганнар мирас өчен талаша. Аннары берсе икенчесенә пычак кадый һәм йокларга кереп китә. Үтерү турында җинаять эше ачылган.

Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев