Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда күңел ачу-сәүдә үзәген тикшерделәр: янгын чыкса, котылып булачакмы?

Сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә тикшерүләр дүрт елга бер мәртәбә үткәрелсә дә, 2019 елга кадәр үк көтәргә туры килмәде. Татарстанда соңгы тикшерүләрнең 2015 елда уздырылганын исәпкә алсак, массакүләм тикшерүләр киләсе елда гына узарга тиеш иде кебек. Тик Кемероводагы фаҗига тыныч кына эшләп яткан сәүдә-күңел ачу үзәкләре җитәкчелеген кузгатып җибәрде.

Генераль прокуратура фәрманы буенча, барлык төбәкләрдә күңел ачу үзәкләре булган сәүдә комплексларында тикшерүләр үткәреләчәк. Планнан тыш тикшерүләр кичә Татарстанда да башланды.

Беренчеләрдән булып бу сынауны бүген Казанның Совет районында урнашкан "ГоркиПарк" сәүдә үзәге узды. Биредә икенче катта балалар өчен күңел ачу чаралары шактый булуын искәртик.

"ГоркиПарк"ны тикшерергә Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе Татьяна Рудницкая, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең Госпожнадзор вәкилләре һәм журналистлар килгән иде.

"ГоркиПарк" үзәге рәсми рәвештә 2016 елның 3 декабрендә ачылган. Сәүдә үзәге директоры - "Юнайт-Девелопмент" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Валентина Сәхәбиева үзәкнең мәйданы 38 мең квадрат метр булуын, шуның 26 мең квадрат метры арендага бирелүен әйтте. Директор сүзләренчә, бинада куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен МЧС, шәхси сак предприятиесе постлары оештырылган, ашыгыч ярдәм хезмәте эшли.

- Бездә әле мондый тикшерү беренче тапкыр. Мин бу хакта тикшерүчеләр килгәнче ике минут алдан гына белдем, - ди ул.

Валентина Сәхәбиева үзәктә автоматлаштырылган, диспетчерлаштырылган система эшләвен әйтте.

- Янгын чыга калса, барлык тиешле чаралар күрелгән. Төтеннән арындыру системасы да бар, тиешле урында янгын сүндерү җайланмалары куелган. Янгын сүндерү буенча гидрантлар бар. Иң мөһиме - янгын турында хәбәр итү системасы эшли. Сирена кушыла, автоматик рәвештә барлык ишекләр ачыла. Бер арендатор да ялганларга ирек бирмәс: ай саен үзәктә эвакуация уздырыла. Бу хакта тиешле актлар да бар. Эвакуация юлларында комачаулаучы әйберләр булганда, эвакуация вакытында персонал эшеннән канәгать булмасалар, кисәтү чыгарыла, арендаторлардан хилафлыкларны төзәтү таләп ителә. Ай саен тикшерүләр барышында хилафлыкларның кими баруын күрәбез. Халыкның бинадан 4,5 минут эчендә чыгып өлгерүен күрсәткән соңгы эвакуацияне югары нәтиҗә дип бәяләргә була, - ди Валентина Сәхәбиева.

Журналистлар запас чыгу ишекләренең ябык булуына гаҗәпләнде. Директор исә эвакуация ишекләренең гадәти вакытта ачык булмавын әйтте. Янгын турында хәбәр итү системасы эшли башлагач кына алар автоматик рәвештә ачыла икән. Сирена кабынуга, эвакуация ишекләренә юл күрсәтүче төймәләр янып тора. Аларны ерактан күреп була. Һәр катта стеналарда берничә урында эвакуация схемалары эленгән. Әгәр система эшендә төзексезлек килеп чыкса, ишекне, төймәгә басып, кул белән ачарга була. Журналистлар, төймәгә басып, ишекләр ачылуына инанды. Төймәләрнең кайберләре биегрәк урнашкан, тәбәнәк буйлыларның буе җитмәскә мөмкин.

Янгын турында тревога бирелүгә, ишекләрнең автоматик рәвештә ачылуын тикшерүчеләр дә, журналистлар да сүздә генә калдырырга теләмәде. Үз күзләре белән инану өчен, өйрәнү рәвешендә тревога игълан ителүен сорадылар. "Игътибар, янгын сигнализациясе тикшерелә. Эвакуация таләп ителми" дигән хәбәр таратылды. Аннары сирена яңгырады. Бу вакытта эскалаторлар эшеннән туктый, лифтлар аска төшә.

Сирена вакытында кибетләрдә йөрүен я тамак ялгап утыруын дәвам итүчеләр дә, чабышып урамга ашыгучылар да хәйран күренде.

Валентина Сәхәбиева гражданнар өчен барлыгы төп 8 эвакуация ишеге эшләвен әйтте. Баскычлардан төшү мәйданында урамнан махсус һава суыртып кертелә, бу төтенгә буылмау, ис тимәс өчен кирәк. Моннан тыш, янгын чыкса, үзәкне берничә өлешкә бүлеп, өстән чаршаулар төшерелә. Алар янмаучан тукымадан эшләнгән. Бу бер секторда чыккан ялкын телләренең икенче секторга күчмәве өчен кирәк.

- Бу янгын килеп җитмәгән территориядәгеләрнең тыныч кына бинадан чыгып китүе өчен кирәк. Чаршау белән бүленгән һәр өлештә эвакуация юлы бар, диде директор.

Үзәктә үзләре генә аска төшә алмаучы инвалидлар, кечкенә балалар өчен вакытлыча тотып тору - берничә "передержка" зонасы бар. Ягъни, янгын чыкса, эвакуациягә кадәр алар сәгать ярым шул бүлмәдә көтеп утыра ала. Ул 01 ашыгыч ярдәм чакыру төймәсе белән җиһазланган.

Валентина Сәхәбиева янгын куркынычсызлыгын исбатлаучы барлык документларның да тәртиптә булуына инандырды. Алар белән прокуратура хезмәткәре танышты. Татьяна Рудницкая тикшерү нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәген әйтте.

- Сәүдә үзәге бик зур. Тикшерү берничә көн дәвамында узарга мөмкин, чөнки барлык чараларны тикшерергә кирәк. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак, - диде ул.

"Интертат" хәбәрчесе сәүдә үзәгендә йөрүчеләрнең кайберләре белән аралашып алырга өлгерде. Азнакайдан Рузалия апа бирегә оныгы белән килгән.

- Казанга кунакка килдем. Әзрәк йөреп кайтыйк дип чыктык, балалар үзләре әти-әниләре белән ял көннәрендә моның ише җиргә еш чыгалар. Килгәндә куркытты инде. Берәр хәл була калса, эшне ничек оештыралар, хезмәткәрләр нинди чаралар күрә - берсен дә белмим бит. Кергәндә карап кердем, чыгу юлларын да отып калырга тырыштым, каравылчылар, хезмәткәрләр тора үзе. Янгын чыкса, эвакуацияне оештырырга тиешләр дип саныйм мин. Килгән кеше "әһә, монда эвакуация икән, запас чыгу юлы икән" дип карап керми бит инде, шуңа күрә хезмәткәрләр уяу булырга тиеш дип саныйм, - ди Рузалия апа.

Казаннан Эльза мондый сәүдә үзәкләренә еш йөрмәвен әйтте.

- Мин мондый урыннарга еш йөрим дип әйтә алмыйм. Беренчедән, эпидемия, икенчедән, халык күпләп җыелган урыннарны өнәмим. Җай булганда, атна уртасында баруны кулай күрәм. Кемеровода фаҗига булган көнне ирем улым белән кинотеатрга барган иделәр. Бу хәбәрне ишеткәч, алар кинотеатрда иде, шундый хәл булырга мөмкинлеген күз алдына китереп, йөрәгем кысылып куйды, - ди ул.

Петровский бистәсендә яшәүче Әлфия апа балалар өчен күңел ачу урыннарын беренче катта эшләргә кирәк дип саный.

- Бик куркыныч. Кешегә хәзер акчадан башка күзенә берни күренми. Без, йорт төзегәндә, кыйбатлы материалга акча кызганмадык, хәзер әнә тиз янып китүчән арзан материаллардан эшлиләр. Кирәк әйберне сәүдә үзәгеннән килеп алабыз инде, Аллага тапшырган. Әмма озаклап кибеттә йөрергә яратмыйм, кирәк әйберне алам да, кайтам. Тревога ишетсәм, чыгам да китәм. Минемчә, балалар өчен күңел ачу урыннарын беренче катта эшләргә кирәк, уйлабрак эшләргә кирәк инде шуны. Акча дип кенә булмый бит! - ди әңгәмәдәш.

Кемерово шәһәренең "Кышкы чия" сәүдә-күңел ачу үзәгендә 25 март көнне янгын чыкты. Рәсми чыганаклар буенча, янгында 64 кеше янып һәлак булды.

http://www.intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев