Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда яшәүче ханым мошенникларга ярты миллионнан артык акчасын күчерә

Казандагы полиция бүлегенә 49 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул мошенниклар хәйләсенә эләгүен, аларга ярты миллион сумнан артык акча күчерүен әйтә.

Бу хакта Шәһри Казан яза.

Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 24 октябрьдә хатынга банкның ялган хезмәткәре шалтырата. Шалтыратучы аның банк хисабы куркыныч астында булуын һәм акчаны мөмкин кадәр тизрәк куркынычсыз хисапка күчерергә кирәклеген хәбәр итә.

Ханым ышана һәм бирелгән хисапларга 600 мең сум күчерә. Соңрак, алдануда шикләнеп, ул полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгаткан, шикләнелүчеләрне эзләү бара.

Ведомство халыкның исенә төшерә: җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешедән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерегез, уяу булыгыз һәм алдакчылар хәйләсенә бирешмәгез.

Фото: ©«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев