Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанда бер баланы машина бәрдерүе видеога эләккән

Авария «Весна» торак комплексында булган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Казанда бер баланы машина бәрдерүе видеога эләккән. Видео социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

Авария кичә кичке тугызлар тирәсендә «Весна» торак комплексында булган. Кадрларда баланың ир-ат белән юл аркылы чыгуы күренә. Автомобиль йөртүче кечкенә җәяүлене күрми һәм аны бәрдерә.

Шаһитлар әйтүенчә, малай әтисе белән җитәкләшеп зебра буенча чыккан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә авария фактын расладылар.

Реклама

«Бала исән. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев