Казанның Яңа Савин районы суды 8 яшьлек кыз баланы мәсхәрәләүдә гаепләнеп тоткарланган ир-атка карата җинаять җаваплылыгын билгели.
"Мин үземне нигә бирегә китергәннәрен һәм нидә гаепләүләүләрен бөтенләй белмим. Юк, мин Казаннан түгел, мин Мәскәүдән. Өйләнмәгән, балаларым юк, йөргән кызым юк. Мин монда ни эшләгәнемне аңламыйм", - ди тоткарланган Адель Шәрәфиев, журналистларның сорауларына теләми генә җавап биреп.
Исегезгә төшерәбез, 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат 8 яшьлек кызны көчли һәм качып китә. Кыз бала сүзләреннән фоторобот төзелгән.
Ир-ат икенче көнне кич тоткарланган, патруль-пост хезмәткәрләре аны Яңа Савин районы йортлары подъездында баскычта йоклаган хәлендә тапкан.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев