Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан ягулык иң нык кыйммәтләнгән шәһәрләр арасына эләккән

“Росстат” мәгълүматларына караганда, бензин бәясе бер атна эчендә тагын 80 тиенгә кадәр кыйммәтләнгән. Илдәге 85 төбәкнең дүртесендә бәяләрне ничек бар, шулай саклап калсалар, Казан – ягулык иң күп кыйммәтләнгән төбәкләр арасына эләккән.

Татарстан башкаласыннан тыш, әлеге исемлектә Петропавловск-Камчатский, Брянск, Орел, Тамбов һәм Кемерово да бар. Бүген илдә 92ле бензинның бер литры уртача 41 сум 9 тиен тора. Моңа кадәр Россия вице-премьеры Дмитрий Козак нефть компанияләре җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә үткәрде. Очрашу барышында нефтьчеләр бензин бәясен арттырмаска әзер булуларын белдерде. Монополиягә каршы хезмәт мәгълүматларына караганда, ягулык кыйммәтләнү нефть продуктларын сату күләмен киметүгә бәйле булырга мөмкин.

 

http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    кемнэргэдер хаман житми............