Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан укучысы кылый күзлелекне төзәтү җайланмасы уйлап тапкан

Казан IT-лицее укучысы Глеб Смородинов кылыйлыкны дәвалау җайланмасы уйлап тапкан. Аның ачышы Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте премиясе кысаларында билгеләп үтелгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-ukucysy-kylyi-kuzlelekne-tozatu-ailanmasy-uilap-tapkan-5880619

Прибор иң яхшы 30 эшләнмә исемлегенә кергән һәм Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте премиясенең «Импакт-проект» номинациясендә җиңү яулаган, аны төзүчесе үз ачышына патент алган.

Аппарат галим Алексей Поспелов ысулы белән кылыйлыкны дәвалауны автоматлаштыру өчен уйланылган. Аның ярдәмендә пациент, теләсә нинди яктылык шартларында күзләрен чиратлап көчле яктыртып, күнегүләр ясый ала.

Кылый күзле кыз туганына ярдәм итү теләге белән Смородинов җайланма уйлап табарга карар итә. « <…> мин медицина сертификациясен узарга, аннан соң приборны күпләп җитештерүгә чыгарырга ниятлим», — дип киләчәккә планнары белән уртаклашты укучы, мөмкин кадәр күбрәк кешегә ярдәм итәргә теләвен өстәде.

Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең оештыру комитетына барлыгы 722 гариза килгән. Төбәкләр сайлап алуын федерациянең 36 субъектыннан 224 эшләнмә узган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-ukucysy-kylyi-kuzlelekne-tozatu-ailanmasy-uilap-tapkan-588

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев