Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан таксистлары забастовканың сәбәпләрен сөйләде

Казан таксистлары өч көнгә сузылачак забастовканың сәбәпләрен сөйләде. Алар сүзләренә караганда, күп кенә компанияләрнең Россиядән китүе аркасында «Яндекс Go» илдә иң зур такси агрегаторы булып кала. Машина йөртүчеләр юл өчен алган суммалардан канәгать түгел.  

«Запчастьләр, машиналар, бензин – кыйммәт, ә йөргән өчен тиеннәр түләнә», - дип сөйләде «Татар-информ»га бер таксист.

Иртән һәм кич заказ вакытында югары коэффициент гамәлдә була: ихтыяҗ зур булу аркасында юл өчен бәя күтәрелә. Гадәттә мондый зур ихтыяҗ бер сәгать чамасы була. Таксистлар сөйләгәнчә, элегрәк бу коэффициент иртән һәм кич өчәр сәгать дәвам иткән. Моннан тыш, көндезге заказларга да югарырак бәя билгеләнгән.

Әмма бер мизгелдә югары коэффициентның дәвамлылыгын бер сәгатькә кадәр кыскартканнар, ә көндезгесен бөтенләй бетергәннәр.

«Болай гына әйткәндә, Глушко урамыннан Гагарин урамына кадәр 15 чакрым барган өчен 200 сум түләнә. Менә шуңа каршы баш күтәрделәр дә инде», - дип сөйләде Казандагы такси йөртүчесе. 

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев