Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында вакытлыча транспорт хәрәкәте туктатылып тора

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган йөгереш чарасы уңаеннан юл вакытлыча ябылып торачак.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). 6 май көнне 10.00 -13.00 сәгатьләр арасында Саба районының Казан - Шәмәрдән автомобиль трассасында 97 километрдан 107,4 километрга кадәр озынлыктагы юлда транспорт хәрәкәте туктатылып торачак. Бу хакта Татарстан Юл һәм транспорт хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Юл Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган традицион йөгереш чарасы уңаеннан вакытлыча ябылып торачак.

Әйләнеп үтү өчен, төбәк дәрәҗәсендәге Казан - Шәмәрдән - Көек, Тимершык - Кызыл Мишә, Байлар Сабасы - Тимершык - Югары Симет - Алан һәм "Байлар Сабасына әйләнеп үтү" автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев