Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният, ял үзәгендә «Нечкәбил-2023» бәйгесенең финал туры үтте

25нче ноябрь көнне Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният, ял үзәгендә Татарстанның үрнәк гаиләләре арасында «Ныклы гаилә» федераль партия кысаларында уздырылучы «Нечкәбил-2023» бәйгесенең финал туры үтте.

Бу киң колачлы бәйге 18 ел рәттән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов яклавында уза. Ул Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен ,мәдәни, милли гадәтләрен, аналыкны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.


Конкурсның сайлап алу турларында Саба данын яклап чыгыш ясаган Нурисламовлар гаиләсе финал турына кадәр барып җитеп, бүген иң -иңнәр арасында, тагын бер кат сынау тоттылар.


"Нечкәбил-2023"-"Гаилә. Остаз. Укытучы "Әниләр бәйрәме" уңаеннан республика бәйгесендә Энҗе, Илмир Нурисламовлар 3нче дәрәҗәдәге диплом иясе булдылар.

Республика районнарыннан финалга узган 12 гаилә арасыннан сабалыларны җиңүчеләр сафында күрү чиксез горурлык. Нурисламовларны кайнар котлыйбыз. Афәрин! Сез булдырдыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев