Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казан мәчетләрендә Кемерово фаҗигасендә һәлак булганнар рухына дога кылалар

Мәчетләрдә Аллаһтан иминлек, фаҗигаләрнең бүтән кабатланмавын сорыйлар, ди Галиев мәчете имам-хатыйбы.

(Казан, 27 март, "Татар-информ", Назлыгөл Мәсәлимова). Казан мәчетләрендә 25 мартта Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янып һәлак булган кешеләр рухына мәчетләрдә дога кылалар.

"Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң Кемеровода һәлак булганнар рухына Коръән укылды. Кешеләр дога кылып, Аллаһтан иминлек, мондый фаҗигаләрнең бүтән кабатланмавын сорады", - диде Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев.

"Дога белән генә түгел, ә янгында зарар күргәннәргә булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтү кирәк", - ди ул.

"Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фаҗигадә зыян күргән кешеләргә тизрәк савыгу теләп "Гаилә" мәчетендә дога кылулары турында әйтте. "Туганнарын, якыннарын югалтканнарга Аллаһ сабырлык бирсен, әрвахларга җәннәтләрен бирсен", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев