Казан кызы авылга кайткан
- Казан кызы икәнлегемне беләләр дә, нигә авылга кайттың, диләр. Авыл кызларының шәһәргә киткәненә берәү дә аптырамый. Ни өчен кайттыммы? Балаларга уңайлы булсын өчен. Казанда да яшәргә рәхәт түгел. Бу гаиләгә авыр, булышыйк әле, дип тормыйлар. Икебез дә - ветеринар, сайлаган һөнәребез авыл белән бәйле, безнең кайтуга нигә шулай аптырарга?...
Рәхәттән кайтмадык
Моннан берничә ай элек Лаеш районының Кече Елга авылында җиде авылга хезмәт күрсәтә торган ветеринария пункты ачканнар иде. Аның янәшәсендә хезмәткәрләр өчен торак йорт та төзегәннәр. Бу - пилот проект буларак сафка баскан бердәнбер үзәк әлегә. Менә шушы беренче йортка ветеринар белгечлеге алган Казан кызы кайтып эшли башлады дигәч, без дә кызыксынып куйдык. Айгөл Кече Елга авылы өчен үз кеше булып чыкты. Шушы авыл егете Илнур белән гаилә корып, инде өч бала үстерәләр. Олы кызлары Кече Елга мәктәбенә йөри.
- Казанда эш табу бер дә җиңел түгел. Уйладык та авылга кайтырга булдык. Балалар өчен бакчасы да бар, мәктәбе дә, - ди Айгөл. - Тик әлегә мөгезле эре терлекләр янына керергә бераз шүрләтә. Чакыруларга Илнур йөрергә тырыша. Бергәләп тә баргалыйбыз. Миңа күбрәк документ эшләрен башкарырга туры килә. Авыл җире дигәч тә, гел мөгезле эре терлек кенә түгел, биредә дә эте-мәчесе бар. Авыл Казанга якын булгач, шәһәрдәгеләр кайтып урнашты, бакча тотучылар да бар. Икебезгә дә эш җитәрлек. Хәзер бит авылларда сыер бик асрамыйлар. Кәҗәгә күчеп баралар. Элеккеге кебек терлек саны күп дип булмый. Эштән кем курыккан?! Шушындый йорт биргәндә ник шәһәрдә ятарга әле, бер дә үкенмим.
Айгөл ветеринарлар өчен төзелгән өй белән таныштырып алды. Иркен залы, ике йокы бүлмәсе, кухнясы, ванна-туалеты. Йортта бөтен уңайлыклар бар. Хәтта җиһазларга кадәр бүләк иткәннәр. Нәбиуллиннар йорт өчен коммуналь чыгымнарны гына түли. Йортны исә хезмәт килешүе нигезендә биргәннәр.
- Безгә биредә бик ошый. Казанда эшләп кайттык инде, беләбез ни икәнен. Эшләгән өчен тиешле акчаны алмаган чаклар да булды, - дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Илнур.
- Балаларны урнаштырыр өчен бакчага эшкә керергә мәҗбүр булдым, гаиләне туендырыйм дип, Илнур төзелештә эшләде. Һөнәрең була торып, гомер буена башка эштә йөрү дә дөрес түгел. Авылга белгечләр кирәк, кайтыгыз, шартлар тудырабыз дип торганда, кайтырга булдык, - ди Айгөл.
- Казанда тотрыклылык юк, эшләгән акчаңның кулга керәсен белмисең, - дип сүзен дәвам итте Илнур. - Монда күпме, кайчан хезмәт хакы аласыңны беләсең.
Эш бар
Авылга ничек кайтканнармы? Колхозда эш бар, кайтырга җыенмыйсызмы, дип туганнары әйткән. Бу вакытта Илнурның читтән торып укып, диплом алган вакыты була. Уртак фикергә килеп, кайтырга тәвәккәллиләр. Илнурның тырыш белгеч икәнлеген күреп, дәүләт ветеринария идарәсенә эшкә чакыралар.
- Каршы килмәдем. Ризалаштым. Хәзер җиде авылга хезмәт күрсәтәбез, - ди Илнур. - Эшкә кайтканда минем бернинди дә тәҗрибәм юк иде. Өйрәндем. Авырлыгын тоймыйм, яратып эшлим. Әйдәгез, пунктны да күрсәтик әле, нинди шартларда эшләгәнебезне дә күрегез.
Йорт янәшәсендә урнашкан ветеринария пунктына кердек. Икесенең арасы 10-15 метр чамасы гына. "Юлда йөргән өчен түләргә кирәкми хәзер, кайвакыт өскә дә киеп тормыйбыз, - дип көлә Айгөл. - Эш белән йортның янәшәдә булуы шулкадәр рәхәт".
Ветеринария пункты да берничә бүлмәдән тора. Һәрберсе җиһазландырылган. "Менә монысы - Рафаэль абый бүлмәсе. Моңа кадәр авылларда сыер качыру (орлыкландыру) белән проблема иде. Рафаэль абый осеменатор булып эшли башлагач, бу мәсьәлә дә хәл ителде", - ди Илнур.
Егерме ел элек кирәк иде
Биредә өч кеше эшли булып чыкты. Мондый биналар егерме ел элек кирәк иде шул, дип каршы алды безне Рафаэль Вәлиев. Элек мал табибларына хөрмәт булмады, хәтта сумканы куярга урын да юк иде, дип үткәннәрне исенә төшереп алды. Бозылмасын дип, ветеринарлар даруларны үз йортларының идән астында сакларга мәҗбүр булганнар. Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән кеше буларак, аның башыннан төрлесе узган. Колхозларның таралу, белгечләрнең башка тармакка китү елларын да кичергән. Бүген авыл хуҗалыгында белгечләр булмавының сәбәбе совет чорларына ук тоташа, дип үз фикерен дә белдереп алды. Ул вакытта мал табибларын өстән кушкан боерык белән эшләткәннәр. Баш саны кимү, үлү очраклары булганда, белгечләрнең хезмәт хакларын тотып калганнар. Менә шул вакытта мал табиблары эштән китә башлаган да инде.
- Авыл хуҗалыгына игътибар булмаса, җимерелеп беткән фермага, акча түләми торган колхозга бер белгечнең дә кайтасы килми, - ди Рафаэль абый. - Белгеч мөмкинлек тудырсаң гына кайта. Үземнән чыгып әйтәм: диплом алган кешенең башта үз һөнәре буенча эшлисе килә. Күңелен кайтарасың икән, ул башка тармакка китә. Яшьләребезнең күңелен сүрелдермәсеннәр, игътибарны тагын да арттырсыннар иде. Айгөл белән Илнур өчен бик сөенәм. Мондый яхшы мөмкинлектән башка яшь гаиләләр дә файдалана алсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев