Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайбер пенсионерларның пенсиясе артачак

2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана.

Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында шулай дип белдерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

«2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр, 2022 елда исә 18,3 мең сумга җитәр дип фаразлыйбыз», – диде ул. Искәртеп үтик, хәзерге вакытта әлеге түләү күләме 15,4 мең сум.
 
Россия Пенсия фонды башлыгы сүзләренчә, 2020 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминаты буенча да пенсия күләме арттырылачак, аларның иң зур өлеше – социаль пенсияләр.
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев