Тотрыксыз заманда яшәгәнгәме, җәмгыятебездә һәртөрле авырулардан интегүчеләр артты. Кайбер чирләрне адәм баласы үзе уйлап, гөманлап китереп чыгара. Шул ук вакытта кешенең үз эчендә “казынуларына” бәйле булмаган авырулар да байтак, шуларның берсе – бозым, диләр. Шуңа күрә: “Бозымның барлыгына ышанасызмы? Аннан дәваланып буламы яки ул – кайберәүләрнең хыял җимеше генәме?” – дип күренекле милләттәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.
Бу язмага алынуым тиктомалдан гына түгел. РИУда кышкы сессия вакыты иде. Коридорда күптән таныш булган бер мөгаллим белән сөйләшеп киттек. “Соңгы елларда җәмгыятебездә бозым-сихер артты. Дөрес, ул бездә элегрәк тә бар иде. Әйтик, сугыш елларында республикабызга чит җирләрдән меңнәрчә кеше килеп урнашты. Аларны, яшәп торырга дип, шактый күп гаиләләргә урнаштырдылар. Болар арасында бозым салырга хирыс булганнар да байтак булган. Шуңа күрә сугыштан соңгы елларда республикабызда эчкечеләр күбәйде. Эчкечелеккә биреләләр, туктый алмыйлар. Үзе бозымга тарыган, дәваланган кеше генә аны чын-чынлап дәвалый ала. Хәзер үзләрен экстрасенс дип йөртүче, Согудиядә, “Әл-Хәрам” мәчете янында фотога төшеп, мин Коръән белән дәвалыйм, дип ялганлаучы адәмнәр дә пәйда булды. Аларга ышанмагыз”, – дип сөйләде ул миңа. Чынлап та шулаймы, әллә инде үз-үзебезне генә куркытабызмы?
Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәтенең баш казые:
– Китапларда язгач, бардыр инде. Әнә Пәйгамбәребезгә дә бозым салырга маташканнар, диләр. Һәркемнең саклаучы фәрештәсе бар. Кешене шул саклый. Әхлаклы, тәртипле яшим, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтим, тыйганнарыннан тыелыйм, дип дөнья көтү мәшәкатьлерәк. Шуңа күрә кемгәдер акча биреп, чир-чордан котылу ансатрактыр, бәлкем. “Җен керде бугай, өшкермәссезме?” – дип мөрәҗәгать иткәннәргә мин үзем Казандагы Мәхмүт, Рамил, Фәрит хәзрәтләргә барып карарга киңәш итәм. Каядыр мари карчыгы эзләп барганчы, үзебезнең хәзрәтләргә барсыннар дим. Ихтыяҗ бар икән, канәгатьләндерүче табыла. Бу уңайдан кайбер имамнарның, йә бозым салганнар, йә үтәлмәгән нәзерең бардыр, дип әйткәннәрен үземә дә ишетергә туры килде. Аннан килеп, ниндидер сәләте булмаса, берәү дә бозым чыгару белән шөгыльләнә алмыйдыр. Дөрес, хәзер үзен экстрасенс дип белдерүчеләр байтак. Гаҗәп тә түгел: телевизордан гел шуларны күрсәтеп, рекламалап торалар.
Фәрит хәзрәт Кадыйров, Казан янындагы Салмачы бистәсендә урнашкан “Хәдичә” мәчете имам-хатыйбы:
– Элек көнгә кырыгышар кеше кабул иткән, өшкергән вакытларым бар иде. Хәзер көч-куәтем азайды. Егермедән арттыра алмыйм. Пәйгамбәребезнең, бозымга тап булсагыз гына кешеләрне дәвалый аласыз, дигән хәдисе юк. Дөрес, үземнең яшь вакытта бозымга тарыганым булды. Мин үзем инде егерме биш еллап өшкерү белән шөгыльләнәм. Әле бу эшкә тотынганчы ук төштә өшкергәнемне, шуның нәтиҗәсендә җеннәрнең чыкканын күрә идем. Аларга җайлап кына, каты бәрелмичә, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен әйтеп, Коръәннән аятьләр укып: “Кеше тәнендә яшәү – бик зур гөнаһ! Кыямәт көнендә моның өчен җавап бирәсе бар. Мондый гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә утка кертәчәк”, – дип аңлатырга кирәк. Усаллык белән җиңеп булмый аларны. Шуннан соң алар, безне ничек чыгарасың, инде кая җибәрәсең, дип сорый башлый. “Аллаһы Тәгалә каршында иман китереп, тәүбә кылырга кирәк”, – дип үгетлим аларны. Җен күздән чыкса, кеше сукыр кала; баштан чыкса – үлә; колактан чыкса – саңгыраулана. Шуңа күрә алар авыздан яки аяк-кулдан чыгарга тиеш.
Рамил Гарифуллин, КФУдагы психология һәм мәгариф институты доценты, психотерапевт:
– Бозым дип әйтү фән күзлегеннән караганда дөрес түгел. Тотрыклы депрессия халәте ул. Кайбер кешеләр яшәү мәгънәсен югалта, үзенә кул салу турында уйлый башлый. Гадәттә алкоголизмнан интеккән кешеләр бозым салмадылар микән дип гаҗизләнә, хәтта эчәселәре дә, яшиселәре дә килми. Моны химик яки физик бозым дип әйтергә була. Дөрес, шундый үләннәр бар: эчемлеккә кушып эчертсәң, кеше яшәү ямен югалта. Андый үләннәр наркотик матдәләр бүлеп чыгара (үлән дәваларга да, агуларга да мөмкин). Моны да химик бозым дип әйтергә була. Мәгълүмати бозым да бар. Алар башка, мигә кереп, кешенең җанын үзгәртә. Әйтик, эчкечелекне, психиканы үзгәртеп, ягъни мәгълүмати кодлаштыру аша дәвалыйлар. Барча кешене дә бертөсле кодлаштырып булмый. Һәр кешегә аерым код куела. Мәгълүмати кодны яман нияттә кулланып, кешене үтерергә дә мөмкин. Бик тиз ышана торган кешеләр очрый. Аларны, бозым салганнар, ниндидер сихер бар дип, ансат кына ышандырырга була. Яла ягып яки хыянәт итте дип тә мондый кешеләрне соңгы чиккә җиткерүләре бар (халыкның 10-12 проценты тиз ышанучан). Хәзер: “Мин – экстрасенс, дәвалыйм”, – дип, газеталарга белдерү бирүчеләр күбәйде. Имеш, бозым нәтиҗәләрен бетерәләр, сихерне юкка чыгаралар. Гадәттә алар невроз нәтиҗәләрен ачыклый. Мәшһүр Фрейдны алыйк. Ул бозым дип кеше башын катырмаган, психик анализ ысулы аша адәм балаларында сабый чактан калган психологик җәрәхәтләрне дәвалаган
Нет комментариев