Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Катлы бәрәңге [рецепт]

Бик тәмле катлы бәрәңге рецептын тәкъдим итәм. Җиңел һәм гади рецепт.

Бу ризыкны әзерләү өчен бәрәңге боламыгы, иттарткычтан чыгарылган сыер ите, суган, тоз, борыч, йомырка һәм каты сыр кирәк.

Эш тәртибе: бәрәңгене пешерергә, чама белән тоз, атланмай, кайнар сөт салып боламык ясарга, табада ит белән суганны кыздырырга, тоз сибәргә.

Аннары майланган табага бәрәңге боламыгының яртысын салып тигезләп җәяргә, өстенә кызган ит белән суганны салырга һәм янә - боламык.

Сырны эре угычтан уарга, 1-2 чи йомыркага салып болгатырга һәм бәрәңге боламыгы өстенә тигезләп җәяргә. Аш кашыгы белән эзләр ясарга һәм мичкә "озатырга". Катлы бәрәңгенең өсте кызаргач әзер дигән сүз, кискәнче бераз суытырга кирәк.

Ит белән бәрәңге яратучылар өчен менә дигән ризык.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев