Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзова карлыгын кайнатмасыннан пирог рецептын тәкъдим итә.
Камыр өчен: 1 стакан карлыган кайнатмасы, 1 стакан каймак, 3 йомырка, 200 грамм маргарин, 1 чәй калагы сода, 2 олы бокал он.
Каймакка сода салгач, 5 минут ял иттерергә. Аннары калган ингредиентларны салып болгатырга һәм янә ял иттерергә.
Өстенә вакланган чикләвек сибәргә.
180 градуска кадәр кызган мичтә 35-40 минут пешерергә. Алдан ачып карамаска, юкса камыр төшеп китәчәк.
"Рецептлар дәфтәремә башка кайнатма белән тәмле түгел дип язылган, димәк, пешереп караганмын", - дип язган хуҗабикә.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев