Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кайчан теләнгән догалар кабул булучан?

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җиргә иңә торган вакытта: яңгыр яуганда, күк күкрәгәндә, яшен яшьнәгәндә, таң вакытында, җомга көнне, изге бәйрәмнәрдә, кадер кичә­сендә кылынган до­галар.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый сүзләре бар: «Җомга көнне бер вакытка юлыгырсыз, шунда Аллаһы Тәгалә сезнең догаларыгызны һичшиксез кабул итәр».

Кайберәүләр, Аллаһыдан күпме сорасам да, ул мине ишетми, теләгәнемне бирми, диләр. Юк, Ул ишетә. Ул безнең кү­ңелебездәге бөтен уй-фикерләребезгә кадәр белеп тора, Аңа барысы да мәгълүм. Ләкин Аллаһы үзенең колларын-бәндәләрен бик сөя һәм хәерлесен насыйп итә. Әгәр дә кылган догабыз хәерле булса, Ул аны кабул итә, сораганыбызның нәтиҗәсе хәерсез буласы икән, Ул аны кабул итми. Шунысын да әйтергә кирәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисе буенча: «Берәү юлда барганда, кулларын догага күтәреп, йа Раббым, йа Раббым дип Аллаһка ялвара икән. Раббыбыз бу кешенең догасын кабул итмәгән, чөнки аның ашаган ризыгы хәрамдыр, сөйләгән сүзе хәрамдыр, кигән киеме хәрамдыр». Әгәр дә кеше гөнаһ кыла икән, аның догасы кабул булмавы да ихтимал. Бер хәерле нәрсәне сорап та, Ходай аны бирмәсә, кеше уйланырга тиеш: тукта, минем яшәешем Аллаһының әмеренә каршы килмиме икән? Димәк, догаң кабул булсын өчен хәрамнан ерак булырга тиешсең.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/intervyu/kaican-telangan-dogalar-kabul-bulucan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев