Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Каен суы шифасы (КИҢӘШЛӘР)

Борынгы бабаларыбыз каенның дәвалау үзлекләре турында әйбәт белгән. Халык табиблары аның суын, яфракларын, бөреләрен, кайрысын, гөмбәсен (ку, чага) күптөрле чирләрне дәвалаганда уңышлы кулланган. Каен суын хәзер дә йөз төрле чирдән коткаручы тереклек суы, тормыш нектары дип атыйлар.

Аның составында калий, кальций, магний, никель, натрий, бакыр, кремний, алюминий, тимер, марганец, титан кебек минераллар, углеводлар, эфир майлары, күптөрле органик кислоталар, витаминнар бар. Аз гына баллырак каен суы сусауны әйбәт баса, талчыккан организмга хәл кертә. Иң мөһиме: аны теләсә-кем: сабыйлар, авырлы хатыннар, олы яшьтәге кешеләр рәхәтләнеп эчә ала, чөнки ул беркемдә дә аллергия китереп чыгармый. Составында җиңел үзләштерелә торган шикәр булганлыктан аны ачытып, менә дигән тәмле куас әзерләргә була.

Каен суы бавыр белән бөеребезне зарарлы матдәләрдән, төрле органнарыбызда үрчегән паразитлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә тупланган токсиннардан, һава, су, ризык аша тышкы мохиттән үтеп кергән агулардан чистарту үзлегенә ия. Заводлардагы зарарлы цехларда, нефть чыгару һәм эшкәртүдә, аеруча химия сәнәгате предприятиеләрендә, радиациягә бәйле фәнни-тикшеренү үзәкләрендә, техник лабораторияләрдә хезмәт куючыларга, авыл хуҗалыгында минераль ашламалар, гербицидлар, пестицидлар белән эш итүчеләргә организмны чистарту максатыннан каен суын даими эчү зарур. Каен суы бөердәге һәм сидек куыгындагы вак ташларны эретеп чыгарырга, сидек юлларын төрле утырымнардан чистартырга сәләтле.

Төрле органнарыбызда ташлар ясалмасын, комнар, шлаклар, тозлар утырмасын өчен, чирләрне алдан кисәтү йөзеннән, каен суы эчү файдалы. Организмны табигый сәламәтләндерү процедурасын иртә язда башлап, рәттән өч ай дәвам итү сорала. Буыннарына тозлар утырудан интегүче, подагра, артрит, артроз кебек чирләр аркасында сызланып, газап чигеп яшәүчеләргә дә шифалы каен суының файдасы зур. Бу сихәтле сыекча радикулит, ревматизм чирләре кискенәю аркасында килеп чыккан мускуллар ялкынсынуын һәм кысылып тыгызлануын юкка чыгарырга, шул рәвешчә, чирленең сызлануларын киметергә сәләтле.

Каен суын сәламәт олы кешегә көнгә өч мәртәбә, ач карынга берәр стакан күләмендә, җылымса килеш эчү файдалы. Сырхауханәләрдә гастрит һәм ашказаны җәрәхәтен дәвалаганда, даруларга өстәмә рәвештә каен суын диетик менюга кертәләр. Аны куллану ашказаны согы ачылыгы түбән кешеләргә аеруча мөһим. Ул ашкайнату системасы органнарына ризык эшкәртү өчен кирәкле кислотаны эшләп чыгарырга ярдәм итә. Әлеге җәһәттән табигый функцияне үтәүне җайга сала. Сихәтле суны, авыруның хроник чорында гына түгел, хәтта чир кискенләшкәндә эчсәк тә, ашказанының лайлалы тышчасына зыян килми.

Каен суы сидек кудыру үзлегенә ия, шуңа ул буыннар, бит, аяк-куллар шешенүен бетерә, артык авырлыктагы кешеләрне табигый рәвештә ябыктыра. Әмма кибетләрдә сатылучы, су белән сыекландырып консервланган катнашманы түгел, агачтан үзебез тамчылап яңа гына җыйган табигый сокны эчү күпкә нәтиҗәлерәк.

Салкын тию яки гриппның беренче билгеләре сизелә башлауга каен суы эчсәгез, югары температурагыз төшәр, үзегез тиз арада тернәкләнерсез, авыру катлауланмас, чагыштырмача тизрәк, җиңелрәк узар. Язга чыгуга, бала-чаганың сулыш юллары тыгылырга, борыны юешләнергә генә тора. Хроник томаудан котылу өчен каен суының шифасы зур. Балаларга сокны җылытып, көнгә өч мәртәбә стаканның өчтән бере күләмендә эчерәләр. Балада яки олы кешедә йөткерү озакка сузылса, каен суын җылы сөткә салып, аңа аз гына крахмал һәм он кушып болгатып эчү отышлы. Бернинди чир борчымаса да, каен суын куллану файдалы, чөнки ул иммунитетны күтәрә. Тамагы еш шешеп интегүчеләрне, ангинадан газап чигүчеләрне, авыз эче бозылып җәфаланучыларны каен согы белән дәвалыйлар. Аның белән авызны, тамакны әйбәтләп чайкаганнан соң, сокның калган өлешен аз-азлап эчеп бетерәсе. Табиблар бронхит, үпкә ялкынсынуы вакытында хәлне җиңеләйтү, чирне тизрәк һәм тулысынча дәвалау максатыннан, бу шифалы суны көнгә ике мәртәбә яртышар стакан күләмендә эчәргә куша.

Реклама

Азканлылык чире аркасында кимегән гемоглобинны нормага салу өчен каен суы эчү дару кулланудан күпкә файдалырак. Яңа җыелган табигый су составында шикәр, тимер, витаминнар, микроэлементлар кан составын яхшырта, кызыл кан тәнчекләре ясалуга булышлык итә. Аны ашарга 15 минут кала, алма, кишер, чөгендер согы кушып, 50шәр миллилитр күләмендә эчеп дәваланалар. Каен суы йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр өчен чып-чын хәзинә. Артык сыеклыкны кудыруы сәбәпле, гипертониядән интегүчеләрнең югары кан басымын төшерә ала. Нәтиҗәдә, сезне баш авырту һәм әйләнү, аяк-куллар, битләр шешенү, йөрәк чәнчү кебек уңайсызлыклар элеккегечә борчымас. Гипертоникларга каен суын ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан күләмендә көнгә ике мәртәбә эчәргә кирәк. Кан тамырлары киңәеп, аяк балтырында трофик җәрәхәтләр пәйда булганда каен суын бергә-ике нисбәтендә су белән сыеклап, ашарга ярты сәгать кала көнгә өч мәртәбә эчү файдалы.

Әлеге дәвалау курсын үтүчеләргә, каен суы белән беррәттән, иртәле-кичле берәр стакан җылы сөт эчеп кую җиңеллек китерә. Халык медицинасында яман шеш чирләрен дәвалаганда каен суын уңышлы кулланулары билгеле. Икешәр өлеш кишер согы, каен суы һәм мең-ъяфрак суына берәр өлеш сары мәтрүшкә, карама яфраклы тубылгы һәм түндербаш (елан көпшәсе) үләннәре сыгынтысын катнаштыралар. Иртән ач карынга, кичен йоклар алдыннан берәр аш кашыгы сыекчаны кабып куйгач, артыннан 1 стакан җылы сөт эчеп җибәрәләр.

Ничек кенә файдалы булмасын, каен суы эчеп дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшеп алу зарур. Әгәр үт куыгында, бөердә эре ташлар булса, каен суы эчә башлагач, аларның урыныннан кузгалып, үт яки сидек юлына тыгылуы аркасында чып-чын фаҗига килеп чыгуы ихтимал. Каен суы үзе чир китереп чыгармаса да, бик сирәк кешедә каен чәчәге серкәсенә аллергия булырга мөмкин. Мондый кешегә каен суын куллану тыела.

Каен суын кайчан һәм ничек җыярга? Гадәттә, аны март азагыннан башлап, апрель дәвамында җыялар. Бик яшь каеннарга тимәвең хәерле. Агачны җирдән 20-40 см чамасы өстәнрәк без яки 10 мм.лы дрель белән тишеп, уентыга юка шланг яки чиста катыкура көпшәсе тыгып куеп, каен кәүсәсенә 1 литрлы пластик шешә бәйләп куябыз. Савыт тулгач, тишеккә агач бөке кагып яки бакча сумаласы белән сылап калдыру мәҗбүри. Сер итеп кенә әйтәм: картрак агачның суы татлырак. Каен суы җылыда нибары ике тәүлек кенә саклана. Кайбер кеше аны суыткычта катырып саклый, ачытып куасын эчүчеләр бар. Рецепты түбәндәгечә:10 л каен суына 50 бөртек йөзем, ярты кило шикәр комы салып, өстенә марля каплап, җылы урында өч тәүлек ачытабыз. Сөзеп, пыяла савытларга тутырып, өстенә капкач ябабыз. Салкын урында саклыйбыз.

Тагын бер кызыклы ысулны беләм. 10 л каен суын сөзеп, шуңа 3-4 лимон согы сыгабыз, 3-4 бөртек йөзем, 50 г чүпрә, 40 г сыек бал салып болгатабыз. Куас 3-4 көннән өлгерә. Әзер эчемлекне пыяла банкаларга салып, салкынча урынга куябыз. Халык арасында киң таралган тагын бер әмәл бар. Ике литр ярым күләмендәге каен суына- 50 шәр г йөзем һәм кыздырылган кофе бөртекләре, ярты стакан шикәр комы, 2-3 кисәк киптерелгән арыш ипие катысы салып, пыяла банканың авызына резин пирчәткә киертеп куябыз. Әүвәле пирчәткә тулып кабара, ул киредән шиңеп төшкәч, куас әзер дигән сүз. Куасны җәй җиткәнче эчәсегез, аннан окрошка ясап ашыйсыгыз килсә, түбәндәге ысул отышлы. 3 л каен суына 25 бөртек кара төстәге эре йөзем салып, салкын урынга куябыз. Аның файдалы сыйфатлары озак саклана.

Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев