Изге Вәли, ягъни Гашыйклар көне белән!
«Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр. Бүген 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан, шушы бәйрәм уңаеннан, әйтер дип ышанып каласы килә.
Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган «валентинкалар» бүләк итәләр. Изге Валентин (татарчалаштырып Вәли) кем соң ул? Бәйрәм кайдан килеп чыккан?
Ерак Урта гасырларда Рим императоры Клавдий II шундый указ чыгара: ир-егет кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышсын өчен, аңа өйләнү тыела, ә хатын-кызга кияүгә чыгу - хәрам эш итеп табыла. Валентинга (ул гади табиб булып эшләгән була) императорның мондый таләбе ошамый һәм ул качырып яраткан йөрәкләрне очраштырып, күрештереп тора. Без капчыкта ятмаган шикелле, Валентинның бу эше императорга билгеле була, аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Төрмәдә үлемен көтеп яткан яшь егет төрмә сакчысының кызы Юлия белән танышып, аңа гашыйк була. Үлем алдыннан Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, «валентинка» - кәгазъ бите калдыра. Ахырда исә «Синең Валентин» дип тә өстәп куя. Тик Юлия әлеге язманы Валентинның үлеменнән соң гына табып укый ала. Ә үлем җәзасы исә нәкъ 14 февраль көнне 286нчы елда башкарыла.
Бәйрәмнең ничек килеп чыгуы турында төрле-төрле легендалар яшәп килә. Изге Валентин көнен төрле илләрдә төрлечә каршы алалар. Менә шуларның иң кызыклылары.
Бөек Британиядә валентинкалар бирү гадәте XIX гасырга барып тоташа. Бу көнне Британия кызлары тәрәзәгә карап, үзләренең сөйгәннәрен көткәннәр, аның нинди булуын чамаларга тырышканнар. Даниядә бу көнне сөйгәнеңә кипкән ак чәчәкләр, ә Франциядә кыйммәтле ташлар бирергә киңәш ителә. Америка Кушма Штатларында Изге Валентин көнен беренче тапкыр 1777 нче елда бәйрәм иткәннәр һәм нәкъ шушы көннән бер-береңә валентинкалар бирү гадәткә кереп киткән. Япониядә бәйрәм XX гасырның 30нчы елларыннан гына үткәрелә. Иң еш бирелә торган бүләк - шоколад.
Күрүегезчә, төрле илләрдә бәйрәм төрлечә үткәрелә һәм төрле бүләкләр бирелә. «Инә дә бүләк, дөя дә бүләк» дип борынгылар дөрес әйткән, минемчә. Бүләкне чын йөрәктән, яратып бирсәң, бер кеше дә битараф кала алмас! Шуңа да кадерле кешеләрегезне ихластан яратыгыз һәм йөрәгегез кушкан бүләкләр генә алыгыз. Сөйгәнегезгә ошамый калмас: йөрәктәгесе генә йөрәккә барып җитә бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев