Әлеге таблицага июнь янында җыясы дару үләннәрен урнаштырдык.
Дару үләне исеме |
Файдасы |
Кайсы өлешен җыярга |
|
Кыңгырау чәчәк (колокольчик полевой)
|
Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Бизгәк, йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Авыртулы күремне җиңеләйтә. Шулай ук аны климакс вакытында да эчәргә мөмкин.
|
Тамыры, сабагы, яфрагы, орлыгы.
|
|
Кукушкин цвет
|
Кан туктату, какырык чыгару, тир, бәвел кудыру, антисептик үзлеккә ия.
|
Чәчәккә бөреләнгәндә җир өстендәге өлешен җыялар. |
|
Зеленчук желтый
|
Ялкынсынуларга каршы көрәшә, бәвел кудыра.
|
Җир өстендәге өлешен, чәчәк атканда. |
|
Арчан (вереск)
|
Атеросклероз, йокы бозылу һәм нерв киеренкелеге вакытында файдалы. |
Сабакларын һәм чәчәген җыялар
|
|
Будра плющевидная
|
Ангина, яраларны төзәтә. |
Җир өстендәге чәчәк ата торган өлеше |
|
Аю баланы (Бузина)
|
Салкын тигәндә файдалы. |
Яфраклары һәм чәчәге җыела. |
|
Зәңгәр күкчәчәк (василек синий) |
Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла.
|
Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы. |
|
Өч төсле миләүшә чәчәк (фиалка трехвецветная)
|
Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли
|
Чәчәк аткан вакытта яфрак-сабакларын |
|
Юкә
|
Салкын тию, гастрит, авыз куышлыгы һәм тамак авыруларынан булыша
|
Чәчәк аткан вакытында гына җыярга кирәк. |
|
Икеөйле кычыткан
|
Авитаминоз һәм кан авыруларыннан файдасы зур. |
Кычыткан сабакларын һәм яфракларын фәкать чәчәк аткан вакытында гына җыялар. |
|
Җир җиләге |
Кан составын яхшырта, шешенүләрне бетерә, кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтә
|
Чәчәк аткан вакытында да, җиләккә бөреләнгәч тә җыялар. Җиләген җыеп киптерергә дә ярый. |
|
Сары мәтрүшкә |
Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы. |
Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла. |
|
Алтынбаш (Золототысячник малый)
|
Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы. |
Чәчәк аткан вакытыннан алып, тамыр янындагы яфраклары яшелдән сары төскә керә башлаганчы җыялар. |
|
Сукыр кычыткан (пустырник)
|
Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, югары холестеринны төшерә. |
Чәчәк атканда җыялар. Өске өлешен генә өзегез. |
|
Канлы үлән (чистотел)
|
Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказанының хроник авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла.
|
Йомшак сабак һәм яфракларын |
|
Эт тигәнәге (череда)
|
Ашказаны-эчәк тракты авырулары, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашын көйләү. |
Июньнең беренче ике атнасында, бөре вакытта гына җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян-як ботакларын һәм яфракларын кулланалар. |
|
Нарат |
Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара
|
Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар. |
|
Ромашка |
Тукымаларны ялгый, яраларны төзәтә, аллергиягә каршы көрәшә. Шулай ук аны астма, аллергик гастрит вакытында кулланалар. |
Чәчәкләрен |
|
Әрекмән |
Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез. |
Тамырын |
|
Әрем |
Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.
|
Яфракларын |
|
Шомырт |
Шомырт төнәтмәсе белән конъюктивит вакытында күзне юалар. Стоматиттан авызны чайкыйлар, ангина һәм тамак авырулары вакытында тамак чайкыйлар. Эчәк авырулары вакытында да файдалы. |
Җимешләрен, яфракларын |
|
|
Җыю тәртибе
Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз: аны кайчы яки секатор белән кисәләр.
Нет комментариев