Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юлбат авылында яшәүче Баһавиева Мәгъсүмә Муллагаян кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Юлбат авыл җирлеге.

Юлбат авылында яшәүче Баһавиева Мәгъсүмә Муллагаян кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

 

Баһавиева Мәгъсумә Муллагаян кызы 1935 елда Урта Нырты авылында туган.
Әнисе Маһисәрвәр 21 яшендә 5 ятимне канаты астына сыендырып, үзе 6 балага тормыш бүләк итә. Мәгъсүмә апа аның иң өлкәне. Сугыш башлануга әтисе фронтка китә һәм ул әнисенең төп ярдәмчесе була. Авыр сугыш елларында шул чор балалары җилкәсенә төшкән бар авырлыклар аны да читләтеп узмый. Яшьтәшләре белән ул колхоздагы барлык эштә катнаша: басуда, амбарда эшли, тракторларга шакмак вата, су ташый, урман кисә.
Күрше авылда 7 сыйныф белем алганннан соң, 1952 елда Кемеровога шахтага китә. Анда тырышып эшләгән хезмәт хакына ул материал алып өйдә калган балаларга киемнәр тегеп кидертә.
1956 елда Олы Нырты егете Корбангалигә кияүгә чыгып бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Мәгъсүмә апа башта колхозда эшли, пекарняда ипи пешерә.
1969 елдан мәктәптә техник хезмәткәр, аннан соң интернатта тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Муллагаян кызы Мәгъсүмә кайда гына хезмәт куйса да, коллективта ярдәмчел, тырыш, бик пөхтә булганы өчен аны ихтирам итәләр. Чөнки үз эшен һәрчак намус белән башкара. Матур гына яшәп ятканда, 1998 елда, 65 яшендә тормыш иптәше кинәт кенә вафат була.
Бала хәсрәте дә кичерергә туры килә аңа: 2020 елда рәхимсез үлем малаен алып китә.
Бүгенге көндә Мәгъсүмә апа кызы Гөлсинә, кияве Васил гаиләсе тәрбиясендә Юлбатта гомер кичерә. 5 оныгы, 8 оныкчыкның хөрмәтен тоеп, аралашып, аларның һәммәсенә хәер -догаларын кылып яши.

 

Хөрмәтле Мәгъсүмә апа!
Сезне олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, имин көннәр телибез. Сезнең балачагыгыз, яшьлегегез бик авыр вакытларга туры килгән. Сугыш еллары, ачлык, ялангачлык - болар сезнең чор балаларының берсен дә читләтеп үтми. Ләкин сез тырышкансыз, бөтен көчегезне хезмәткә багышлап, алны-ялны белми эшләгәнсез. Тормыш корып, балалар үстергәнсез. Бүген балаларыгыз янәшәсендә бик матур гомер юлы узасыз. Балаларыгызның хөрмәтен тоеп, онык-оныкчыларыгызны сөеп, бик кадерле кеше булып гомер итегез. Урыныгыз гел түрдә булсын.
Олы итеп котлау юллыйк
Туксан яшь хөрмәтенә.
Җиргә кадәр башны иеп,
Юбиляр хезмәтенә.

 

Гомер буе армый-талмый
Илгә хезмәт иттегез.
Язмыш сынауларын кичеп,
Тормыш юлын үттегез.

 

Тау кадәр тырышлык куеп
Мендегез биек үргә.
Шул хезмәтнең нәтиҗәсе
Урыныгыз бүген түрдә.

 

Әнә ничек олылыйлар,
Хөрмәтли сезне Ватан.
Шул хөрмәтнең иң олысы
Очсын без торган яктан.

 

Хөрмәте олы булса да,
Бик гади теләгебез:
Тыныч тормыш, озын гомер,
Дип типсен йөрәгегез.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Юлбат авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев