Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара.

6 нчы июньдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы администрациясе башлыгы урынбасары Закирҗанов Рәсих Рәхимҗан улы, Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы һәм Югары Отар балалар интернат-йорты директоры Хуҗин Марсель Мәгъфүр улы чыгыш ясадылар.

Тантаналы чара барышында социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Саба районы хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Тантаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев