Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак

Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак РФ Хөкүмәте каршындагы Югары уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын планлаштыру һәм бүлү мәсьәләләре буенча координация советы 2024/2025 уку елына бюджет урыннарының гомуми санын хуплады.

Бу хакта Шәһри Казан яза.

1 ноябрьгә кадәр Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тиешле боерык чыгарачак.
 - Киләсе уку елына Россия югары уку йортларында бюджет урыннарының гомуми саны артачак һәм 591 мең 967 урын тәшкил итәчәк. Бу, узган уку елына караганда, 2 меңгә күбрәк, - дип белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
Чернышенко билгеләп үткәнчә, урыннар санының иң зур үсеше инженерлар әзерләү программалары буенча планлаштырылган - алар 2281 гә күбрәк булачак. 
Шулай ук «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Машина төзелеше», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Электр- һәм җылылык энергетикасы» юнәлешләрендә бюджет урыннары күбрәк бүленәчәк.

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев