Югары Шытсу авылында яшәүче Зөлхәбирә Гыйләҗи кызы Гыйләҗиевага бүген 90 яшь тулды
Зөлхәбирә апа бик күркәм холыклы, сабыр, ярдәмчел кеше. Бик яшьли тол калып 4 баласын җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстерә ул.
Бүгенге көндә улы Данис, килене Гөлназ тәрбиясендә яши. 9 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Юбилярны кайнар котлыйбыз, аңа яхшы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле картлык телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев