Югары Шытсу авылына китерә торган асфальт юлы тулысынча ремонтлана
Күтәртелгән юлга салынган балчык тулысы белән алып атыла.
Сатыш, Икшермә юлының Югары Шытсу авылына китерә торган асфальт юлы тулысынча ремонтлана. Күтәртелгән юлга салынган балчык тулысы белән алып атыла. Әлеге балчыкның кайбер урыннарда җирдән өчәр метр югарылыкта булган урыннары да бар. Егәрлекле техника аны алып КАМАЗларга сала. Һәм КАМАЗ автомашиналары бу җирне киләчәктә шушы юл төзелешенә кирәкле урыннарда тотачаклар. Югары Шытсу авылына килә торган юл искиткеч биек һәм ул бик сөзәк иде. Менә шушы сөзәк урыннарында хәзер инде тигезләп кую эшләре белән шөгыльләнәләр. Юлчылар Югары Шытсуга илтә торган юлны быел салкыннарга кадәр тәмамларбыз, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев