Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет клубы хезмәткәрләре «Бер күрешик әле, бүген кич» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр

2023 ел - Татарстан Республикасында милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләрне саклау елы уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет клубы хезмәткәрләре «Бер күрешик әле, бүген кич» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.он

Кичәдә Т.Симет клубы, Ю.Симет мәдәният йорты каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүчеләр катнашты. Әлеге чара җырлы- биюле милли уеннар, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды, баянга кушылып онытылып барган татар халык җырлары, яшьлек җырлары башкарылды.

Әдәби һәм тарихи темаларга викторина оештырылды. Китапханәче күргәзмәдәге кул эшләнмәләренә шулай ук "Татар дөньясы" һәм "Татар милли ашлары" китапларына күзәтү ясады. Чара  милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Катнашучылар, мондый очрашулар тагын оештырылсын дигән теләктә күтәренке кәеф белән таралышты.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев