55 елдан артык бер театрда эшләү, үз мәктәбеңне булдыру һәрбер артистның хәленнән килмидер. Без белгән драма һәм комедия театрын Тинчурин дип түгел, Исламия театры дип йөрткән вакытлар да булды.
Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың узган ел 75 яшьлек юбилее уңаеннан "
Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Гөлинә Гыймадовага биргән интервьюны кабатлап бирергә булдык.
– Исламия апа, театр артисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Үз хезмәтеңә бирелгәнлек кирәк. Шулай булмаса, күчмә театр артисты булып булмый. Бу бит айлар буе гастрольләрдә йөрү, юл газапларын кичерү, бинасыз, сәхнәсез эшләү дигән сүз. Мин – мәктәпне тәмамлаган гап-гади авыл баласы, күчмә театрга килеп кердем. Аның бинасы да, сәхнәсе дә юк иде. Гомер буе юлда булдык. Авыл клублары, төрле шәһәрләрнең мәдәният сарайлары безнең өчен театр бинасы, төрле җирләрдә кунарга керткән киң күңелле кешеләрнең йортлары үз йортыбыз кебек якын булды. Ләкин шулай да беребезнең дә, тормышыбыз газаплы, дип уфтанганы булмады. Яшьлек белән барысын да үткәреп җибәрә белгәнбез. Казанда бер-ике атна тора идек тә янә юлга кузгала идек. Салкын клубларда ефәк күлмәк, капрон оеклардан уйнап йөрдек. Тамашачы беркайчан да безнең авырлыкны сизмәде.
– “Кыр казлары артыннан” җыры сезнең визит карточкагызга әйләнде. Бу спектакль әзерләнгән, сәхнәдә беренче тапкыр уйналган чакларны искә алыйк әле.
– Илдар Юзеевның шул исемдәге әсәрендәге Ясминә җыры миңа чын мәгънәсендә танылу алып килде. Дөрес, бу спектакльгә кадәр дә халык мине белә иде инде. Ә “Кыр казлары артыннан” соң Исламия исеме онытылып, Ясминә булдым да куйдым. Мөгаен, спектакльнең уңышы язучы, композитор, режиссер һәм артистның бер дулкында эшләвеннән киләдер. Ясминәне бик яратып уйнадым. Хәлил исә тискәре образны күңел биреп, җанын салып башкарды. Ул хәтта, мин әйбәт уйнаганга гына сине яраталар, дип әйтә торган иде. Ә бит башта режиссер Равил Тумашевка үпкәләп тә йөрдем. Ай-һай, Равил абый, мине иртә картайтасыз, 35 яшемдә 53 яшьлек хатынны уйнарга бирәсез, дидем. Әле бит гел яшь кызларны уйнап йөрим, ә монда өлкән яшьтәге хатын роле. Үпкәләмә, Исламия, шуннан да матур ролең булмас та әле, менә күр дә тор. Син аны булдырасың, мин сиңа ышанам”, – диде Равил абый. Юраганы юш килде. Беренче елында ук, спектакль беткәч тә, халык таралышмыйча, мин чыкканны көтә һәм Ясминә җырын тагын бер җырлавымны сорыйлар иде. Хәтта башка образда чыксам да, “Кыр казлары артыннан” җырын сораганнары булды. Инде күп мәртәбә сөйләгәнем булса да, сиңа да бер вакыйганы сөйлим әле. Бер елны Хәтер көненә Сөембикә ханбикә булып чыгарга куштылар. Киенеп-ясанып, “КамАЗ” машинасы әрҗәсенә урнаштырылган тәхеткә утырып, яныма сөңгеләр тоткан сакчыларны бастырып, Ирек мәйданыннан Кремльгә барабыз. Ленин урамыннан узганда, ике хатын: “Исламия, “Кыр казлары”н җырла әле”, – дип кычкырмасынмы! Менә кайда беленә ул җырның популярлыгы. Әле шушы көннәрдә картлар йортында “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен уйнап кайттык. Анда да шушы җырны сорадылар.
– Режиссер эшенә ничек керешеп киттегез?
– Бу юнәлешкә режиссер Дамир Сираҗиев кертеп җибәрде. Исламия апа, өйрәтергә яратасың, сәхнәне аңлавың бар, менә әсәр, куеп кара әле шуны, диде. Авторның Язучылар берлегенә керәсе килә, дип тә өстәде. Әрсезлегем белән пьесаны алып кайтып киттем. Өйдә укып карагач кына нинди зур эшкә алынуым башыма типте. Ләкин кирегә юл юк, холык андый түгел. Данил Салиховның “Яшьлек хатам, йөрәк ярам” дигән пьесасы иде ул. Җиң сызганып эшкә керештем. Ганс Сәйфуллин музыкасын язды. Хәлил Мәхмүтов, Земфира Досаева, Ләлә Миңнуллина, Тимер Зиннуров, Җәмилә Әсфәндияровалар белән уртак тел табып, уңышлы гына спектакль чыгара алдык. Аннан “Резедәкәй”не (Илдар Юзеев), “Аты барның – дәрте бар” (Наил Гаетбай), “Сынган беләзек” (Рәдиф Сәгъди) һәм башка пьесаларны сәхнәләштердем. Бик җиңел кереп киттем режиссерлык эшенә. Дамир Сираҗиев кешене үтәли күрә, мөмкинлекләрен белә торган олы талантларның берсе иде. Юкка тәкъдим итмәгәндер. Мине үзе яза, үзе куя, үзе уйный, диләр. Беренчедән, үземә таныш булмаган дөнья ачу, булдырмастай тоелганны булдыру ошый миңа. Икенчедән, килде шундый заман, театрга алып килгән әсәрләрнең эчтәлеге нык сыекланды. Укып карыйм да, моның хәтле генә мин дә язам инде, дип уйлап куям. Алай булгач, нишләп язып карамаска?! Режиссер эшен үзләштергәндә, артист буларак төп рольләрне башкарганда язучылар белән аралашып түл дә җыелган. Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Шәриф Хөсәенов, Нурихан Фәттах – аларның барысыннан да күпмедер сабак алынган бит инде. Юлда нинди генә хәлләрне сөйләмиләр. Арча ягында Чечня сугышыннан имгәнеп кайткан бер егетнең язмышын сөйләделәр. “Син бит минем бергенәм” пьесасы нигезенә шушы вакыйга ятты. Мин, гомумән, ялганны яза белмим, үзем ишеткән, күргәнне генә кәгазьгә төшерәм. Ул 13 ел уйналды, халык бик әйбәт кабул итте. Ә бер елны Арчада шушы спектакльне куйганда, сәхнәгә бер егет менеп, бу бит минем турыда, сез бит минем язмышны сөйләдегез, дип героиняны кочаклап елады. “Мәхәббәт чишмәсе” үзебезнең авылда булган хәл турында. Хәзер дә репертуарда булган “Күрәсем килгән иде” дигән спектакль Хәлилнең туган авылында булган вакыйгага нигезләнеп язылды. Туфан Миңнуллин шушы спектакльне карагач, тәки язарга өйрәнде Исламия, дигән иде. Мин аның бу сүзләрен мактау дип кабул иттем.
– Туфан абый да үсендергәч, язудан туктамагансыздыр?
– Фикерләрем күп, пьеса булырлык вакыйгалар да бар, ләкин... Хәлил белән язу теләгем дә китте...
– Артист тормышы гаиләгә ничек тәэсир итә?
– Наным, без Хәлил абыең белән беркайчан да, артист тормышы авыр, дип зарланмадык. Үзебез сайлаган язмыш, үзебез кызыккан һөнәр ләбаса. Балаларны үстергәндә җиңел булмады. Әбиләрендә үстеләр, аннары каенанабыз шәһәргә килде, 28 ел безнең белән яшәп, балаларыбызны күтәреште. Театр училищесында укыганда сеңлем Рузия (Мотыйгуллина, Камал театры артисты – ред.) бездә торды, ул да ярдәм итте. Гастрольдә йөргәндә мәктәпкә уянып китә алдылармы, тамаклары тукмы икән дип борчыласың. Ул чакта бит ичмасам телефон да юк иде. Әмма безнең борчу, проблемалар беркайчан да сәхнәгә чыкмады.
– Шушы авырлыкларны үз башыннан кичергән кайбер артистлар балаларының сәнгатьне сайлавын теләми. Сезнең исә, киресенчә, Лилия дә, Ләйсән дә сәнгатьне сайлаган.
– Башта Лилияне театрга җибәрәсебез килмәде. Ул безнең сүзне тыңлап, 4 ел университетның физматында укыды. Соңгы елда, әти-әни, бу бит минем юл түгел, минем театрда эшлисем килә дигәч, имтихан биреп кара, хәлеңнән килсә, укы, дидем. Лилия авылда әбисенә дә бу турыда әйткән булган. Әни мине утлы табага бастырды. Мин гап-гади авыл хатыны булып та, курыкмыйча икегезне дә театрга чыгарып җибәрдем, син нишләп балаларыңа үзләре теләгән һөнәрне сайларга юл бирмисең, диде. Лилия театрга шулай кереп китте. Ләйсәне бездән сорап та тормады, сигез сыйныф бетерде дә, театр училищесына китте. Чөнки кечкенәдән Туфан абыйның “Без бит авыл малае” спектаклендә уйнап йөрде.
– Кызларыгыз иҗтимагый тормышта да актив катнаша. Ләйсән, мәсәлән, татар телен яклап оештырылган флешмобка артистларны алып килгән кешеләрнең берсе. Мондый холык, егетлек кайдан килә?
– Ләйсәннең холкы – минеке. Менә шушы бинаны да бит без алты артист Мәскәүгә барып сорап алдык. Үзәк комитетта, күчмә театрның үсеше барлыгын, стационарда уйнау мөмкинлеге кирәклеген раслый алдык. Юкса бит Мәскәүгә барган өчен башыңнан сыйпамыйлар. Куш йөрәкле булынгандыр инде. Лилия исә йомшаграк табигатьле, ул күбрәк әтисенә охшаган.
– Берара сез дүртегез дә театрда эшләдегез. Гаилә белән бер җирдә эшләү авырмы, җиңелме?
– Гаилә белән бер җирдә эшләү авыр ул. Хәлилгә кисәтү ясыйлар икән, миңа авыр. Режиссер минем эшемне кабул итмәсә, Хәлилгә читен була. Хәзер әниле-кызлы эшләп йөрибез, шул ук кичерешләрне кичерәбез. Ләйсән Тинчуринда 8 ел эшләде дә, хет апага күбрәк рольләр булсын дип, филармониягә китеп барды. Ләйсән беркайчан да эшсез булмады ул. Телевидениегә якынайды, кино төшереп йөрде, фильмнарга чакырдылар. Үзе ансамбль булдырды, үзенең образын, юлын тапты. Аны беркайчан да өйдә тотып булмый. Ул һаман юлда. Яшем җитмеш биштә булса да, эшләмичә бер генә көн дә яши алмыйм.
– Җитмеш биштә үзеңне формада тотуның берәр сере бармы?
– Бернинди серем юк. Ничек бар, шулай мин. Бәлкем серем эшемне яратудадыр. Эшем ул – хәрәкәт. Хәрәкәт иткән кешенең зарга, чирләүгә вакыты, калмый. Театрдан башка яшәп булмый. Бер ел мәктәптә эшләп алдым, ә уем гел театрда булды. Бер караганда, мине алмаска да тиешләр кебек иде... Элек бит театр училищесына дүрт елга бер мәртәбә генә курс җыйдылар. Мин мәктәпне тәмамлаганда, студентлар җыелып бер ел укыганнар иде инде. Димәк, тагын 3 ел көтәргә кирәк була. Шуны уйлап йөргәндә, авылга Әлфия Авзалова концерт куярга килде. Аннан, бик тә артистка буласым килә, 3 елсыз укырга алмыйлар икән, дип киңәш сорадым. Ул миңа филармониягә барырга киңәш итте. Иптәш кызым белән, аның сүзен тыңлап, Казанга киттек. Казан карап йөри торгач, “Күчмә театр” дип язылган бинага килеп чыктык. Әйдә, кереп кенә чыгыйк әле, дип кыстый башладым. Үзем Камал театры белән күчмә театрның икесе ике нәрсә икәнен дә белми идем ул чакта. Каршыга режиссер Равил Тумашев белән директор Хәмзин килеп чыкты. “Абый, артистлыкка алыгыз әле”, – дим. Җырлатып, шигырь сөйләтеп карадылар да, киңәшләшергә дип, театрга кереп киттеләр. Театр белемем юк, әрсезлегем бар да, җырлау сәләтем бар. Болар чыкты һәм Равил абый: “Сеңлем, алуын алабыз, син безгә ошадың. Ләкин белеп тор: күчмә театр артистының акчасы юк, гомер буе юлда йөргәч, кияүгә чыга алмыйсың, фатир булмый. Әти-әниеңә кайтып шушыларны бәйнә-бәйнә сөйләп бир”, – ди. Мин исә, абый, миңа фатир да, акча да кирәк түгел, алыгыз гына дигәч, алар мине эшкә алдылар. Иптәш кызым, Исламия белән кергән идем, артист белән чыгып барам, дип шаккатты. Шулай итеп, 1963 нче елның июнендә эшкә алдылар да, гастрольгә чыгарып та җибәрделәр. Бер ел эчендә халык мине артист Исламия Мотыйгуллина дип таный башлады. Эшли-эшли 3 ел узып та китте. Театрга Хәлил Мәхмүтовлар курсы кайткач, алмаш бар дип, укырга китмәкче булдым. Равил абый, нәрсәгә вакыт әрәм итәсең, син бит шушы 3-4 ел эчендә тагын да таныласың дип, бармаска күндерде. Шуннан Хәлил белән ике ай парлап уйнап йөрдек тә, өйләнешеп тә куйдык. Менә, наным, мәхәббәт шулай була ул. Насыйбыңның беренче күз карашыннан ук гәүдәңнән дулкын йөгерә. Равил абыйның мине эшкә алганда әйткән сүзләре тормышка ашмады. Гаиләм дә булды, балалар да туды, башта кеше өстендә тордык, аннан фатир да булды, шөкер. Хәлилнең китүе генә авыр булды...
– Исламия апа, театр татар телен саклау өчен ни-нәрсә эшли ала?
– Милләткә авырлык килгән вакытларда театр һәрвакыт алга чыккан. Театр халыкта фикер формалаштырган, туган телнең бишеге дә булган. Татар язучылары әсәрләре җанланган, тере кешеләргә әверелеп халыкка барып җиткән урын ул – театр. Шуңа күрә тел мәсьәләсендә театрга чигенергә ярамый. Кечкенә баладан башлап, өлкәненә кадәр, тел бетсә, безне нинди язмыш көтәчәген күрсәтергә, халыкны шулай тәрбияләргә кирәк. Әлбәттә инде, дәүләтнең дә театрга илтифатлы булуы сорала. Без бергә-бергә шушы катлаулы чорны да югалтуларсыз чыга алырбыз дип ышанам.
Нет комментариев